Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Бәйрәм шатлык алып килергә тиеш

Янгын күзәтчелеге һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре Питрәчнең пиротехника белән сәүдә итү урыннарын тикшерде. Бу якынлашып килүче бәйрәмнәрнең бәла-казаларсыз, тыныч кына үтүен тәэмин итү максатыннан оештырылды.

- Район үзәгендә фейерверклар һәм пиротехниканы махсус ике кибеттән сатып алырга мөмкин. Анда сезгә алардан ничек файдаланырга кирәклеген аңлатып бирәчәкләр, шулай ук куркынычсызлык техникасы турында сөйләячәкләр, - дип билгеләп үтте районның янгын куркынычсызлыгы буенча баш дәүләт инспекторы Максим Лобода. - Шулай итеп кенә сез үзегезне сыйфатсыз товарлардан һәм бәла-казалардан саклап кала алачаксыз.

Исегезгә төшерәбез, кагыйдә буенча пиротехниканы балигъ булган яшьтәгеләргә генә сатарга мөмкин, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре күрсәтмәләрен үтәргә һәм паспортны күрсәтергә кирәк булачак. Әлеге ике кибет сатучылары барлык шартларны да җиренә җиткереп үти.

- Монда биш ел эшлим, фейерверклар сату инструкцияләрен тиешенчә үтибез, - диде Светлана Лукина. - Сатканда сатып алучының имзасын куйдырабыз, мәгълүматларны журналга теркибез, куркынычсызлык техникасын аңлатабыз: исерек хәлдә файдаланмаска, урнаштырыр алдыннан өслеген тигезләргә, тиешле араны сакларга кирәклеген әйтәбез. Әлбәттә инде, пиротехниканы Питрәчтә бары тик "Вертолет мәйданчыгында" һәм Мишәнең аръягындагы автодромда гына аттырырга яравын исләренә төшерәбез.

- Кризиска да карамастан, Яңа ел бәйрәмнәре алдыннан пиротехниканы яхшы алалар. Яңа елны каршылаганда пиротехника аттыру традициягә әйләнде. Катгый таләпләр беркемне дә куркытмый, бу куркынычсызлык хакына эшләнә бит, - дип билгеләп үтте башка сәүдә ноктасы сатучысы Светлана Спиридонова.

Әлеге товар сатыла торган бинага да, аларны киштәләргә урнаштыруның да үз кагыйдәләре бар. Монда әлеге таләпләрдән тайпылмыйлар. Барлык ассортимент - пыяла астына урнаштырылган, сатып алучылар аларга орына алмый, гадәттән тыш хәл килеп чыкканда янгынга каршы чаралар системасы бар.

Шуны исегездән чыгармагыз, куркынычсызлык техникасын бозу аяныч хәлләргә китерергә мөмкин. Мәсәлән, узган ел ике питрәчле исерек хәлдә салют аттырып, хастаханәгә эләктеләр. Бәхеткә, алар җитди җәрәхәт алмаган иде, әмма аларга бәйрәм көннәрен медицина учреждениеләрендә үткәрергә туры килде.

Район территориясендә кичәге көннән 2016 елның 10 гыйнварына кадәр район башкарма комитеты карарында билгеләнгәнчә, янгынга каршы катгый режим кертелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X