Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

“Эш-гамәлләребез синең хакка, Россия!”

12 июньдә Россия көне уңаеннан районда шактый чаралар планлаштырылган. Быел питрәчлеләр фото, рәсем, җыр һәм спорт ярышларын бу бәйрәмгә багышлаячак. Бу көн - яңа Россия Федерациясе дәүләте оешкан көн.

Без һәр елны бөтен ил белән бергә үзебезнең районда да Россия көнен билгеләп үтәбез. Егерме алты ел элек, 1990 елның 12 июнендә, РСФСРның халык депутатларының беренче съезды Россия Федерациясенең дәүләт суверенитеты турындагы декларациясе кабул итә. Документның төп идеясы - дәүләт һәм иҗтимагый тормышның барлык мәсьәләләрен хәл итүдә РСФСР хакимиятнең тулы вәкаләтләреннән файдалана. Россия Конституциясе һәм аның законнарының өстенлеге игълан ителә. Декларациядә барлык гражданнар, сәяси партияләр һәм иҗтимагый оешмалар өчен тигез хокукый мөмкинлекләр расланды; закон, башкарма һәм суд хакимияте бүленеше принциплары; РСФСРның автоном республикалары, өлкәләре, округлары, төбәкләре хокукларын киңәйтүнең мөһим булуы. Россия дәүләтчелеген ныгытуда илгә яңа Россия Федерациясе (Россия) исемен бирү, яңа сәяси торыш, дәүләт символларын чагылдыручы яңа Конституция кабул итү мөһим этап булды.

Хәзерге вакытта Россия көне - мөстәкыйльлек бәйрәме, гражданнар тынычлыгы, халыкның төп закон нигезендә үзара тату, килешеп яшәве.

Күпмилләтле халкыбыз өчен бу бәйрәм зур әһәмияткә ия. Ул безнең барыбызны бергә берләштерә, шулай ук максатларыбызның уртак булуын искә төшерә.

Район үзәгендә Россия көненә багышланган бәйрәм чаралары берничә көн алданрак башланачак. Бүген "Батыр" мәдәни-спорт комплексында сәгать 10да күрсәтеләчәк "Без Россиядә яшибез. Татарстан" документаль фильмы бу бәйрәмгә багышланачак.

Бәйрәмгә бер көн кала, 11 июньдә, Питрәчтә балалар китапханәсенең уку залында 14.00 сәгатьтә 2-6 нчы сыйныф укучылары өчен "Безнең халык бердәм гаилә" мультимедиа сәгате үтәчәк. Шул ук көнне питрәчлеләргә балалар шәһәрчегендә ачык һавада кино күрсәтәчәкләр. Кичен "Герой" фильмын күрсәтү 20.30га билгеләнгән.

Россия көнендә, 12 июньдә сәгать 10.00дә яшьләр оешмалары активистлары "Триколор" акциясе оештырачаклар, балалар шәһәрчегендә Россия гимны сүзләре язылган тасмалар һәм буклетлар өләшәчәкләр.

- Минемчә, безгә кушылырга теләүчеләр күп булыр, - ди "Бердәм Россия" яшьләр гвардиясе лидеры Екатерина Галләмова. - Питрәчлеләр безнең акцияләрдә һәрвакыт бик теләп, актив катнаша. Быел бергәләп бию флешмобы оештырырга планлаштырабыз, шулай ук балалар белән бергәләп шәһәрчек мәйданчыгында үзебезнең флаг рәсемен ясаячакбыз.

Бу вакытта спорт мәйданчыгында "Прайм-Лига 2016" старт алачак һәм район Советы депутатлары һәм район җитәкчеләре командалары арасында мини-футбол буенча матч башланачак. 11.00 сәгатьтә шәһәрчектә асфальтта рәсем ясау конкурсы һәм тантана уңаеннан концерт башланачак.

Россия көненә багышланган бәйрәм концерты, 12 июньдә Пановка авылы мәдәният йортында да (17.00 сәгатьтә) узачак. Моннан тыш, Карповка мәдәният йортында 18.00 сәгатьтә "Россия турында җырлыйбыз" тематик кичәсе үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса