Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Хат язуның иң яхшы дәресе

"Хат язуның иң яхшы дәресе" Бөтенроссия конкурсының төбәк ярышлары тәмамланды. Өч номинациядә җиңүчеләр билгеләнде. Питрәч укучысы Назилә Яруллина "Хат язуның иң яхшы дәресе" Бөтенроссия конкурсы Дипломы белән бүләкләнде.

Әлеге бәйге инде 14 ел үткәрелә. Аны Россия почтасы, Мәскәү дәүләт университеты, Россия элемтә хезмәткәрләре профсоюзы һәм Укытучылар газетасы оештыра. Быел "Хат язуның иң яхшы дәресе" Бөтенроссия конкурсы беренче тапкыр ике этапта уздырыла. Беренче этап, "Ветеранга хат", "Ватанны саклаучы - иң яхшы һөнәр иясе", "Синең нинди дөньяда яшисең килә, шул турыда миңа хат яз" номинацияләрендә 15 февральгә кадәр үткәрелде. Бу вакыт аралыгында "Татарстан почтасы" почта элемтәсе идарәсенә бөтен республикадан ике йөздән артык хат килде.

"Хат язуның иң яхшы дәресе" бәйгесе үзенә күрә почта һәм мәктәп арасында хезмәттәшлек булдырды. Яшь буынга хат язу серләрен төшенергә ярдәм итте.

Әлеге бөтенроссия бәйгесендә Питрәч беренче мәктәбеннән 4 укучы катнашты. Болар Кирилл Кузьмин, Яна Максимова, Адилә Сәлахова һәм Назилә Яруллиналар (Балалар иҗат йортының "Яшь лингвист" өстәмә белем бирү берләшмәсе, җитәкчесе Валентина Макарова). Назилә Яруллина республика этабы лауреаты исеменә лаек булды, Диплом белән бүләкләнде. Без Назиләне чын күңелдән тәбрик итәбез!

Назиләне район почта бүлеге башлыгы Виталий Золин да тәбрик итте һәм киләчәктә дә уңышларга ирешүен теләп бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса