Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Хәрби хезмәт отличнигы

Район башкарма комитеты җитәкчесе Азат Вәлиуллин исеменә Россия Федерациясе хәрби сафларында хезмәт үтүче якташыбыз Олег Митрофанов турында язылган хат килеп төште. Хатта аның үзен башкаручан, төгәл һәм намуслы хәрби хезмәтчән итеп танытуы хакында язылган.

Питрәч егете Олег Митрофанов армиядә әле ярты ел гына хезмәт итә. Шуңа да карамастан, ул үзен бары яхшы яктан гына күрсәтергә өлгергән. Аның турында язган хаттан өзек китереп китәбез: "Хәрби хезмәт үтү вакытында засечка батальонының К-1195 РМ комплексында хәрби хезмәт үтүче Олег Митрофанов үзен бары яхшы яктан гына күрсәтте. Үзенең хәрби вазифаларын намус белән үти, үзенә билгеләнгән бурычларны намус белән башкара".
Олег Митрофанов армиягә хезмәт итәргә зур теләк белән китә. Бүген армиядә калу өчен әллә нинди сәбәпләр уйлап чыгарган егетләр өчен Олег чын мәгънәсендә үрнәк булып тора. Үзенең хезмәт итү урыны белән ул горурлана. Сезнең игътибарга аның хатыннан да өзек китереп китәбез: "Безнең частьтә тормыш кызыклы, эчтәлекле. Коллективыбыз дус, хезмәттәшләре белән дустанә мөгамәләдә яшибез. Якташларыма, үз чиратымда, хәрби хезмәттән курыкмаска, Ватан каршындагы бурычларын намус белән үтәргә киңәш итәр идем".
Хезмәт барышында Олег үзе өчен күп кенә яңалыклар ача. Машина йөртү буенча өстәмә әзерлек ала һәм нәкъ менә әлеге частька эләгүенә чиксез шатлана.
Яңа елдан соң Олег бик мөһим чарага әзерләнә башлый. Ул 9 майда Мәскәүнең Кызыл мәйданында узачак парадта катнашачак. Бу аның өчен зур горурлык.
Шуны да әйтеп китәсе килә, район хәрби комиссары Владимир Гузич якташларыбыз турында мондый хатлар бик еш килүе һәм аларның барысында да егетләребез яхшы яктан гына искә алынуы турында әйтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X