Хөрмәтле укучыларыбыз, актив хәбәрчеләребез!
Яңа елга санаулы көннәр калып бара. Бәйрәм газетасында үзегезнең иҗат җимешләрен күрәсегез килсә, безгә Яңа елга багышланган шигырьләр, кызыклы хәлләр, рәсемнәр, яңа ел табынына сый-нигъмәт әзерләү серләре белән уртаклашкан рецептлар җибәрә аласыз. Иң яхшыларын рәхәтләнеп укырбыз бергәләп. Безнең электрон почта да бар, факс та эшли, хат белән дә юллый аласыз.
Сездән хат-хәбәрләр, мәкаләләр көтәбез.