Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

“И, туган тел, и, матур тел, әткәм-әнкәмнең теле”

1999 елның ноябрендә ЮНЕСКО Генераль конференциясе тарафыннан Туган тел көнен булдыру турында игълан ителде. Татарстанда Туган тел көне 26 апрельдә билгеләп үтелә.

Һәр халыкның - үз тарихы, үз кыйбласы, үз гореф-гадәтләре, үз теле. Бик кадерле, бик газиз, әни кебек якын булганга аңа халык ана теле, туган тел дип исем кушкан. Ана hәм туган тел! Мәңге аерылгысыз, изге төшенчәләр. Кешегә нәселенең, халкының асыл гадәт, сыйфатларын да иң әүвәл тел тәме, тел кодрәте ярдәмендә ана бирә.

Һәрбер милләт вәкиле өчен үз ана теле кадерле, якын була. Иң мөһиме - башка милләт вәкилләре белән аңлашып, дустанә мөнәсәбәттә яшәү. Безнең республикабызда һәм районыбызда да күп төрле милләт вәкилләре яши. Шунысы куанычлы, без бер-беребезне аңлап, хөрмәтләп яши беләбез.

- Һәр милләт вәкиленең үз туган телен, мәдәниятен өйрәнү мөмкинлеге булырга тиеш, - ди Татарстан Республикасы Президенты вазифасын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов. - Барлык милләт һәм дин вәкилләре мәнфәгатьләре исәпкә алынырга тиеш. Һәркемнең үз телендә мәгълүмат алу өчен үз телеканалы булырга тиеш.

Бүгенге көндә берничә тел белү яшьләр өчен дә, өлкәннәр өчен дә гадәти хәл. Замана, бүгенге вәзгыять бездән шуны таләп итә. Тик, әлбәттә, чит телләрне өйрәнә башлаганчы кеше үзенең туган телен камил белергә тиеш.

- Колай авыл җирлегендә 22 милләт вәкиле яши, алар барысы да үзләрен монда уңайлы хис итә, алар барысы үз телләрендә сөйләшү мөмкинлегенә ия, - ди авыл җирлеге башлыгы Наталья Поповская.

Язмыш кушуы буенча безнең районга Украинадан кайткан Еленаның фикере дә бик уңай.

- Иң элек, минем игътибарымны кешенең үз телендә иркен сөйләшүе җәлеп итте. Алар рус һәм татар телләрендә аралаша. Шулай ук азәрбайҗан, үзбәкләр сөйләм теле дә колакка чалына. Моны барысы да тыныч кабул итә.

Дөньяда бик күп телләр бар. Халык үз телен саклап калу өстендә эшләргә тиеш. Чөнки тел юкка чыктымы, шул телдә сөйләшкән халык та юкка чыга дигән сүз, чөнки ул инде башка телдә сөйләшә башлый, шул телдәге мәгълүматны үзләштерә, ә аның үз бабаларының йөзләрчә ел үсеп-формалашып килгән мәдәнияты тел белән бергә юкка чыга.

- Республикада Татарстан халыкларының гореф-гадәт һәм йолаларын саклап калу, аларны баету буенча максатчан эш алып барылуын билгеләп үтәргә кирәк. Хакимият һәм гражданнар җәмгыяте институтларының төп көче яшьләргә ата-бабаларының телен өйрәтүгә юнәлдерелә. Республика лидеры Рөстәм Миңнехановның Туган тел көненә багышланган тантаналы чараларда катнашуы моны раслый гына.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса