Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Иң яхшы экипаж питрәчтә эшли

Питрәч эчке эшләр бүлеге ЮХИДИ юл-патруль хезмәте экипажы өч квартал рәттән 1 нче урын алып килә. Алар республикада үз категорияләре арасында иң алда баручылар. Татарстан республикасы ЮХИДИ ветераннар советы аларга "Иң яхшы юл-патруль хезмәте" күчмә вымпелын тапшырды.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, йомгак ясаганда юл-патруль хезмәте инспекторларының юлда тәртип саклау буенча гына түгел, җинаятьләрне ачудагы өлешләре дә исәпкә алынган.

Болар тәҗрибәле, принципиаль хезмәткәрләр, - ди ЮХИДИ башлыгы Мидхәт Әхәтов иң яхшы экипажның эшенә бәя биреп. - Җитәкче буларак, экипаж эшеннән канәгатьмен, - дип тә өстәп куя.
Автомобиль ташкыны юлда бик көчле. Шуңа да аларга бик тә уяу булырга туры килә.
- Тәүлегенә 30 ар очракны теркибез. Теләсә кайсы секундта әзер булырга кирәк. Бигрәк тә иртәнге сәгатьләрдә, - ди өлкән инспектор Илдар Сафин. - Район үзәге автостанциясе турысында пробкалар булып кына тора, - ди ул.
Трассадан барган машина йөртүчеләргә экипаж юлдагы автомобильләрне туктату белән генә шөгыльләнә һәм бөтенесенә бәйләнеп тора кебек тоела. Асылда, бар да бик җитди. Алар патрульдә генә тормый, юл-транспорт вакыйгаларын да теркәп яза, авыл җирлекләре Советлары, мәктәпләр, балалар бакчалары белән билгеле бер эш алып бара. Әле тагын төрле хәбәр-чакыруларга чыгалар. Безнең һава шартларын да исәпкә алсаң, экипаждан күпме физик, рухи көч таләп ителүен чамаларга була. Аларга күпме ихтыяр көче кирәклегенә бер генә мисал. Кыш көне М-7 юлында, Керәшен Сәрдәсенә керү борылышында бик куркыныч авария була. Илдар Сафин экипажы өченче көнне генә кайта ала.
- Төнлә башта авария буенча эшләдек, - дип сөйли Илдар. - Аннары хастаханәдә шоферны сакладык. Аны күзәтеп тордык. Кайчак ялларсыз эшлибез.
Илдарның хезмәттәше Раил Исламов да үз эшенә тугры кеше. Ул бу эштә 18 ел икән инде. Үз вакытында Казан юридик институтның Владимирдагы филиалын тәмамлаган. Эшендәге бөтен нечкәлекләрне яхшы белә. Шулай итеп юл аның даими эш урынына әйләнгән. Аларның хезмәте бик үзенчәлекле. Һәр машина йөртүченең үз холкы, гадәте дигәндәй... Уйлап карасаң, бик авыр хезмәт.
- Әйе. Җиңелләрдән түгел. Яшь машина йөртүчеләр белән эшләве авыррак. Алар безне тупаслык белән "алырга" тели. Исерекләрне еш тоткарлыйбыз. Дөрес, сентябрь аеннан яңа закон көченә кергәч, спиртлы эчемлекләр кулланырга яратучылар кимеде. Билгеле булганча, исерек шофер 30 мең штраф түли, ел ярымга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә. Төрле тәртип бозуларга каршы көрәшергә туры килә. Әмма иң яратканнары - иминлек каешларын каптырмау, узып китү, тизлек режимын үтәмәү, иртәләрен балаларны әле тагын алгы утыргычка утыртуларын, җәяүленең борын төбеннән "зебра"ны узуларын да әйтсәң, искитәрлек хәлләр! Ә бит, югыйсә, гап-гади кагыйдәләрне үтисе генә бар. Шул вакытта үзләренең дә, башкаларның да гомерләрен куркыныч астына куймаслар иде, дип сүзен төгәлли әңгәмәдәшем.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса