Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Илһам Кашапов Питрәч районы башлыгы итеп сайланды

Питрәчтә дүртенче чакырылыш ТР Питрәч муниципаль районы Советының беренче утырышы узды. Көн тәртибендәге төп мәсьәләләр - Татарстан Республикасы Президентын һәм муниципаль берәмлекләре вәкиллекле органнарына депутатлар сайлауларына йомгак ясау, район башлыгын, аның урынбасарын сайлау һәм район Советының даими комиссияләре турында.

Утырыш Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская, ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев катнашында узды. Утырышны Кәвәл сайлау округы буенча депутат Георгий Артемьев алып барды.
ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән Илһам Кашапов кандидатурасын район башлыгы вазыйфасына Татарстан Республикасында Кеше хокуклары буенча вәкаләтле Сәрия Сабурская тәкъдим итте.
- Илһам Кашапов районны нибары 2,5 ел җитәкли, бу вакыт эчендә бик зур үзгәрешләр булды. Мөһим социаль объектлар, 1124 урынга исәпләнгән заманча мәктәп, 3 балалар бакчасы, бассейн, чаңгы базасы, 2 спорт мәйданчыгы, 2 табиб амбулаториясе, 2 ФАП төзелде. Ел саен юлларны һәм күп фатирлы йортларны ремонтлау буенча эш алып барыла, балалар бакчаларына һәм ике авыл клубына капиталь ремонт ясалды. Авыл хуҗалыгы үсеш ала, сөт эшкәртү заводы эшли башлады, сугым цехы ачылды һәм башкалар, - дип билгеләп үтте ул.
Сайлаулар яшерен тавыш бирү юлы белән узды. Депутатлар Илһам Кашапов кандидатурасын бертавыштан хуплады.
Ачык тавыш бирүдән соң, депутатлар район башлыгы урынбасарын сайладылар һәм бу мәсьәләдә дә бердәм фикердә булуларын күрсәттеләр. Район башлыгы урынбасары итеп кабат Венера Игнатьева сайланды.
Район Советында икътисади үсеш, бюджет, салымнар һәм финанс мәсьәләләре; җирлекләрнең җирле үзидарә органнары белән хезмәттәшлек итү, законлылык, хокук тәртибе һәм регламент; социаль мәсьәләләр, сәламәтлек саклау, мәгариф, мәдәният һәм яшьләр эшләре; экология, табигатьтән файдалану, төзекләндерү һәм аграр мәсьәләләр буенча дүрт даими комиссия эшләячәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса