Кадерле питрәчлеләр!
Киләсе елда да безнең районда барган барлык вакыйгалардан хәбәрдар булырга теләүчеләр өчен яңалыгыбыз бар. 1 сентябрьдән “Вперед”-“Алга” газеталарына 2020 елның I яртыеллыгына язылу кампаниясе башланды.
Физик затлар район газетасын өй адресына 738 сумнан яздыра ала, юридик затлар өчен язылу бәясе 828 сум тәшкил итә. Газеталарга почта бүлекчәләрендә генә түгел, өйдә дә дәүләт хезмәтләре порталы аша язылырга була.
Редакция коллективы үз укучыларына альтернатив язылу вариантын тәкъдим итә. Әгәр сезнең “Вперед”-“Алга” газеталарын чәршәмбе һәм җомга көннәрендә редакциядән килеп алу мөмкинлегегез бар икән (сез якында гына яшисез яки эшләр буенча район үзәгенә киләсез икән), альтернатив язылу кысаларында 6 айга 490 сумга гына редакциядә зур ташлама белән языла аласыз. Биштән күбрәк газетага язылган район үзәге оешмалары коллективларына газеталарны үзебез китереп бирәбез.
Шулай ук, редакциядә 2020 елның беренче яртыеллыгына район газетасының электрон версиясенә 500 сумнан язылырга мөмкин.
Килегез, без язылырга теләгән һәр кешегә шат булачакбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа