Алга
  • Рус Тат
  • Күңел биреп эшләгәндә бәрәңгесе дә уңа

    Районда бәрәңге алу башланды. "Кощак" ААҖ СХП да бу культура 300 гектардан артык мәйданны били.

    Инде күп кенә питрәчлеләр Кощакның яңа бәрәңгесеннән авыз итеп тә карадылар. Күптән түгел булып узган "Шәфкатьлелек" ярминкәсендә очсыз бәядән дүрт тоннага якын бәрәңге сатылды. 25 август көнне районыбызның алдынгы бәрәңге алучылары Александр Михайлов һәм Александр Рубцовлар үзләренең бәрәңге алу комбайннарын кырга алып чыктылар.
    Александр Михайлов әлеге эш белән инде унбиш елдан артык шөгыльләнә. Василий Гарятов аның алыштыргысыз ярдәмчесе. Александр Рубцовның хезмәт стажы 35 елдан артып китә. Шуның күп өлешен ул бәрәңгечелеккә багышлаган. Бәрәңге үстерү серләрен ул үзенең яшь ярдәмчесе Сабирҗан Бакиев белән уртаклаша.
    "Икенче икмәкне" җыюда шулай ук яшь шоферлар һәм тракторчылар да эшли. Игорь Ананьев әле машина йөртүче булып беренче елын гына эшли. Ул "КамАЗ" машинасында бәрәңгене кырдан складка ташый. Биредә аны чүплиләр һәм сортларга аералар. Бер сменага унар рейс ясарга туры килә. Яшь механизатор Рөстәм Фәтхетдинов "МТЗ-1221" тракторында бәрәңге ташый.
    Бәрәңге алынып бетүгә туфрак эшкәртелә. Моның белән "Нью-Холланд" тракторында районның алдынгы механизаторларының берсе Виктор Мишин һәм "МТЗ-1221" тракторында Валерий Кузьмин шөгыльләнә.
    Бәрәңге сабагын "МТЗ-1221" тракторында Анатолий Александров чаба.
    Механизаторлар үз эшләре белән шөгыльләнгән арада төшке аш вакыты да җитте. Бәрәңге алучыларга төшке ашны "ГАЗ-53" машинасында быелгы урып-җыю алдынгысы Евгений Сухоребрый алып килде. Механизаторның эше шул, сайланып утырып булмый, барысын да эшләргә туры килә.
    Төшке аштан соң механизаторлар техникаларын кабызып эшкә тотындылар.
    - Быел һава торышы мактанырлык булмаса да, бәрәңге бик уңды. Вакытында су сибеп, эшкәртеп тору нәтиҗәсе бу. Без кулыбыздан килгәннең барысын да эшлибез. Иртә таңнан караңгы төнгә кадәр бәрәңге кырыннан кайтып кермибез. Көзге яңгырлар башланганчы бәрәңгене алып бетерергә исәбебез, - ди игенчеләр.

    Рәсемдә: Кощак бәрәңге алучылары төшке аш вакытында.
    Автор фотосы

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: