Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Кешеләргә игелек кылып яшә

20-27 апрель көннәрендә Татарстан Республикасында "Игелекле эшләр эстафетасы" ирекле акциясе узды. Әлеге акциянең районыбызда ничек үтүе турында хәбәрчебез Питрәч районы ирекле эшләр үзәге җитәкчесе Екатерина Галләмова белән сөйләште.

- Әлеге акциянең максаты - республика халкын, аеруча яшьләрне, игелекле эшләр кылуга җәлеп итү, әйләнә-тирә мохитне саклау, балаларга, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга һәм ветераннарга ярдәм итү, халыклар арасындагы дуслык, тынычлык һәм килешүне ныгыту. Бу атна "Президент белән бергә" форумында сөйләшкәннәрне тормышка ашыру атналыгы ул. Бу турыда республика Президенты Рөстәм Миңнеханов үзе әйтте. Гомумән алганда, "Игелекле эшләр эстафетасы" "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте белән тыгыз элемтәдә үтте.

- Акция нәрсә белән башланып китте?

- "Язгы игелек атналыгы"ннан. Ул яшьләр арасында ирекле донорлыкны пропагандалауга юнәлтелгән иде. "Бердәм Россиянең Яшь Гвардия" активистлары һәм Питрәч мәктәпләре укучылары район үзәк хастаханәсендә "Гомерләрне саклап" акциясе үткәрделәр. Питрәчтә кан бирү урыннары күрсәтелгән белешмә стикерлары тараттылар. Ә мәктәпләрдә донорлыкка багышланган сыйныф сәгатьләре үткәрелде.

- Белүемчә, бер атнада бер айга җитәрлек эш башкарылган...

- Әйе, атналык кысаларында бик күп хәйрия һәм экологик чаралар, әйләнә-тирәне чистарту, балаларга, өлкәннәргә һәм ялгыз кешеләргә адреслы ярдәм күрсәтү буенча төрле акцияләр үткәрелде.

Шуларның берсе - "Яшь Гвардия" активистлары һәм Питрәч мәктәпләре укучылары "Шатлык" социаль приютындагы балалар өчен "Балаларга шатлык өләшик" дигән акция үткәрде. Ул көнне биредә тәрбияләнүчеләр беркайчан да онытмаслар, мөгаен. Укучылар балаларга төрле күңелле уеннар, ярышлар үткәрде. Истәлекле бүләкләр тапшырды. Ә "Игелекле көн" көнендә укучылар Әдәбият елы уңаеннан, инша язды. "Экология марафоны" уңаеннан истәлекле урыннарны, һәйкәл тирәләрен җыештырдылар, агачлар утырттылар. Ә узган шимбәдә бар кеше Бөтенроссия өмәсендә катнашты.

Акция кысаларында шулай ук "Игелекле эшләр көне", "Игелекле ярминкә", "Игелекле ишегалды", "Обелискка юл" чаралары да үткәрелде.

- Атналык кысаларында Бөек Җиңү бәйрәменә әзерлеккә дә зур игътибар бирелгән...

- Әйе, "Обелискка юл" күп кенә чараларның берсе (аның кысаларында мемориаллар янын җыештыру һәм Бөек Ватан сугышы ветераннарының каберләрен тәртипкә китерү эшләре башкарылды). Мөмкинлектән чыгып, районның һәрбер Бөек Ватан сугышы ветеранына ярдәм күрсәтелде, хәйрия концертлары үткәрелде. Бүгенге көндә исән булган һәрбер ветеран котлау алды. 22 апрель көнне "Георгий лентасы" акциясе башланып китте.

Әлеге эшләр белән без яшьләрнең игътибарын мөмкин булганча, ярдәмгә мохтаҗларга изгелек эшләү, табигатькә, җир-анага мәрхәмәтле булу һәм үз эшләре үрнәгендә башкаларның күңеленә дә изгелек орлыклары сибүгә юнәлтәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса