Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Хәйриячеләр һәм җирле халык акчалары хисабына Белкинода яңа часовня төзелде

Авылда 250гә якын кеше яши.

Часовняларда догалар укыла, гыйбадәт кылына, шәмнәр куела. Алар дин тотучыларның гыйбадәт кылу теләге туа торган урыннарда барлыкка килә. Бу зират, вокзал, изге чишмә яки кое була. Белкинода объект авылга керү юлында урнаштырылган. Шушы көннәрдә аның тантаналы ачылышы булды. Часовняны изгеләндерү йоласын Павел атакай авыл халкы, меценатлар һәм инициаторлар катнашында үткәрде.

Авылда, нигездә, пенсионерлар яши. Өлкән яшьтәге Галина Волкова, часовня барлыкка килүгә барысының да шат булуын билгеләп үтте.

– Часовня элек-электән һәр авылда, хәтта иң кечкенәсендә дә бар иде. Бездә дә ул бар, әмма ул авыл читендә тора, - дип уртаклашты безнең белән Галина Ивановна.

-  Яңа часовня өчен бик яхшы урын  сайладылар, юл янында. Җәяү дә, машинада да барып җитү җиңел. Аның яныннан узганда машина йөртүчеләр  дога кылачак. Бергә без зур эш башкардык, - диде ул. Часовняны төзү инициаторлары - белкинолылар Александр Семенов һәм Алексей Егоров.

- Идея узган ел барлыкка килде. Мин Россия буйлап еш йөрдем. Теләсә кайсы торак пунктка керәсең – бөтен җирдә часовня бар. Шуннан соң аны Белкинога керү юлында да торгызу фикере туды миндә. Битараф булмаган кешеләр ярдәмендә уйниятләр тормышка ашты, - дип сөйләде Алексей Егоров.

Җирле халык һәр йорттан 1500әр сум акча җыйган. Аларга Радик Зиннәтов, Ленар Григорьев, шулай ук район җитәкчелеге өстәмә ярдәм күрсәтә.

- Планда территорияне төзекләндерү. Брусчатка җәяргә, койма куярга телибез, - дип билгеләп үтте җирлек башлыгы Алексей Меньшов.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X