КОТЛАУ
Хөрмәтле суд приставлары хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез суд приставлары көне һәм Россия суд приставлары институтына 150 ел тулуы белән кайнар котлыйм!
Суд приставлары эшчәнлеге районның социаль-икътисади хәленә турыдан-туры йогынты ясый. Әлеге хезмәт оешкан еллардан башлап, законнар үтәлешен камилләштерүгә юнәлдерелгән үзгәрешләр күзәтелде. Суд системасының нәтиҗәле эшләве суд приставлары хезмәтенә турыдан-туры бәйле. Чөнки нәкъ менә алар законнар үтәлешен тәэмин итә, ә законның көче - аның гамәлгә ашырылуында.
Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан кайнар котлап, район суд приставлары коллективына хезмәт уңышлары, гаилә бәхете телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа