Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

КОТЛАУ

Кадерле питрәчлеләр, район кунаклары!

Сезне иң күңелле, иң яраткан бәйрәм - Сабан туе белән тәбрик итәм. Иртәгә без милли бәйрәмебезне билгеләп үтәчәкбез. Безнең күпмилләтле районыбызда яз һәм хезмәт, дуслык бәйрәме элек-электән күңелле үтә. Сабантуй ерак үткәннәрдә яралып, һәр буын тарафыннан сакланып, яңа бизәкләр белән баетылып безнең көннәргә кадәр килеп җиткән иң олы һәм кадерле бәйрәм ул. Сабантуйның тагын бер үзенчәлекле сыйфаты бар - ул төрле милләт вәкилләрен үз тирәсенә җыя, якынайта, халыклар арасында дуслык багланышларын ныгыта, дустанә яшәргә өнди.

Быелгы Сабан туе дәртле җырлары, биюләре, яшьләрнең көче һәм кодрәте белән исегездә калсын. Искиткеч бәйрәм безгә яңа көч бирсен.

Сезгә ихлас күңелдән иминлек, нык сәламәтлек, уңышлар, күңел күтәренкелеге телим.

Бәйрәм белән!

Эдуард Дияров,

Питрәч муниципаль район башлыгы - район Советы рәисе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса