Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

КОТЛАУ

Хөрмәтле питрәчлеләр!

Сезне ихлас күңелдән Яз һәм Хезмәт бәйрәме белән котлыйм! Бу бәйрәм төрле буын вәкилләренең күңеленә якын, шуңа күрә аны халык бәйрәме дип санарга була. Өлкән буын өчен ул - хезмәт бәйрәме, ә яшьләр өчен яз, табигатьнең яңаруы, киләчәккә өмет. Бу көн һәрберебез өчен шатлык, ачышлар алып килә. Ул туган ягын яратучы, үзенең тырыш хезмәте белән аны матур һәм имин күрергә теләүчеләрне берләштерә.

Хезмәт сөючәнлек, игелеклелек, үзара ярдәмчел булу - һәр кешегә хас сыйфатлар. Якташларыбызның намуслы хезмәте, түземлелеге, нык ихтыяр көче аркасында, районыбыз көннән-көн югарырак үрләргә ирешә, алга бара. Яз һәрвакыт яңа көч, бетмәс-төкәнмәс дәрт-дәрман алып килә. Моны уңай үзгәрешләр өчен файдаланырга кирәк.

Кадерле питрәчлеләр! Сезгә имин хезмәт, бәхетле тормыш, нык сәламәтлек, һәр йортка тынычлык телим.

Эдуард ДИЯРОВ,

Питрәч муниципаль район башлыгы - район Советы рәисе.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса