Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Кызыкмыйбыз читтә үскән әфлисунга-бананга

Районның сигез авыл җирлегеннән 22 яшь кеше "Авыл әйдәманы" бәйгесендә катнашты. Ул 26 һәм 29 мартта Питрәчтә үтте. Шул уңайдан хәбәрчебез Фәния Михеева республика аграр яшьләр берләшмәсенең Питрәч бүлекчәсе рәисе Наилә ТАҖИЕВА белән әңгәмә корып алды.

- Бәйгенең максатлары һәм бурычлары нинди иде?
- "Авыл әйдәманы" бәйгесе мөһим вакыйга - "Ел лидеры-2014" республика бәйгесе һәм Питрәч районы яшьләр форумы алдыннан үткәрелүен билгеләп узарга кирәк.
Республика аграр яшьләр берләшмәсенең Питрәч бүлекчәсе башлангыч оешмалары лидерлары эшчәнлеген хуплау. Авыл яшьләре арасыннан лидерларын ачыклау, киләчәктә аларның эш-гамәлләрендә ярдәм итү, дияр идем.
- Бәйге программасы турында тулырак сөйләгез әле. Бәйгедә катнашучылар өчен кызыклы, файдалы нәрсәләр булдымы?
- Авыл яшьләре тормышында аеруча еш очраган проблемаларга тукталып үтелде. Мәсәлән, яшьләр ялы, мәшгульлеге һәм башкалар. Бәйгедә катнашучылар яшьләр эшләре, спорт бүлеге башлыгы Виктор Курмышев белән "Түгәрәк өстәл" артында безнең районда яшьләр инициативалары үсеше проблемалары буенча фикер алышты. Моннан тыш, "Фатыйма" Казан кризис үзәге эксперты, күп кенә социаль проектлар авторы Венера Ибраһимова белән очрашу булды. Ул авыл яшьләрен социаль проектлау нигезләре буенча курс алып барды. Төркемләп эшләү нәтиҗәсендә 3 кызыклы проект барлыкка килде.
- Күрсәткечләр нинди?
- Алдагы сынауларда катнашу өчен иң якты, креатив, сәләтле лидерлар сайлап алынды. Аларның һәрберсе биремнәр алды һәм социаль челтәрләрдә эшләде. Шуларның 8е икенче көн сынауларында катнашты һәм "Шатлык" социаль приютында 3 ирекле акция үткәрде. Болар: спорт, интеллектуаль һәм тормышта авыр хәлдә калган балаларның иҗади сәләтен үстерү акцияләре.
- Баштан ук бәйгенең район яшьләре Форумы алдыннан үткәрелүен билгеләп үткән идегез. Киләчәктә нәрсәләр булачак?
- Хәзерге вакытта Форумга әзерлек бара. Ул күп кеше катнашында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы каршындагы яшьләр иҗтимагый палатасы әгъзаларын сайлау бәйгесе булып торачак. Анда район җитәкчелеге һәм яшьләр җитди сөйләшү алып барачак. Анда безнең районның иң яхшы лидерлары катнашачак һәм бүләкләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса