Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

“Мин депутат булырга телим”

Питрәч 2 нче мәктәбенең 8 нче сыйныф укучылары парламент дәресләрендә сайлаулар турында үзара фикер алышты. Анда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова да катнашты. Тарих укытучысы Алина Дудкина алып барган интерактив дәрестә укучылар сайлау иреге, сайлаучылар вазифалары һәм хокуклары турында сөйләште, хәтта үз партияләренә презентация үткәрделәр.

Кайбер кызлар һәм малайлар район, республика һәм хәтта, илебез киләчәге мәсьәләсендә актив һәм эшлекле позиция алып тора. Алар хәзердән үк үзләре өчен генә түгел, ә булачак сайлаучылары өчен дә планнар төзи.

- Безнең партия "Наш выбор" дип атала. Без илнең киләчәге яшьләр кулында дип уйлыйбыз, бергәләп бик күп эшләр башкарырга мөмкин, - дип проектларның берсен тәкъдим итте Ростислав Булаев (8Б).

- Без эшкә урнашу, белем бирү һәм сәламәтлек саклау проблемалары өстендә эшлибез, студентларны, галимнәрне, төрле тикшерүләр алып баручыларга ярдәм итеп, фәнне үстерү белән шөгыльләнәчәкбез, - дип партия программасының төп пунктлары белән таныштырды аның партнеры Айгөл Шакирова (8В).

Ә менә 8А сыйныфы укучылары Ксения Товкалева һәм Ева Снежинская яшьләр мәнфәгатен кайгыртуны үзләренең "Золотое поколение" партиясенең өстенлекле ягы итеп күрсәтә. Алар "Ил белән бергә канат ярыйк" лозунгын тәкъдим итте.

- Яшь кешеләрне ил тормышы белән кызыксындырырга, киләчәктә сыйфатлы белем бирү һәм уңышлы карьера белән тәэмин итәргә телибез. Без ачык һәм ирешә алырлык максатлар, илебезнең проблемаларын һәм аларны хәл итү механизмын төгәл белергә вәгъдә итәбез. Илебезнең алга китешендә, аны үстерүдә һәм бик күп нәрсәләрне үзгәртүдә зур өлеш кертәчәк дип уйлыйбыз.

Аларның оешмалары һәм әлеге мөһим вакыйгада катнашулары турында булачак сайлаучылар бик кызыклы мәгълүматлар белде.

- Без Конституциядә язылган законнар белән таныштык, алар буенча фикер алышкач, хокукларыбыз һәм мөмкинлекләребез турында белдек. Россиянең һәр гражданы сайлауда катнаша ала һәм аның үзен дә сайларга була. Без дә вакыт җиткәч үз тавышыбызны бирәчәкбез, - дип йомгак ясады укучыларның берсе Марина Федотова. Башка укучылар да әлеге фикер белән килеште.

Дәрестән соң укучылар ТР Дәүләт Советы депутаты Разия Садыйкова белән аралашты. Питрәч мәктәп укучыларын сәясәтче карьерасын кайчан, ничек башлау, ничек депутат булу һәм аның өчен нинди белемгә ия булырга кирәклеге белән кызыксындылар. Кунак балаларның зур кызыксынучанлык күрсәтүләренә куануын белдерде.

- Укучылар эшкә актив кушылды, алар үз фикерләрен әйтергә һәм хәтта ялгышлар ясаудан да курыкмый. Бу бик мөһим, алар шулай итеп уйларга өйрәнәләр, моннан тыш әлеге белемнәре илебезнең һәр гражданына, патриотына кирәк, - дип билгеләп үтте Разия Садыйкова.

- Тема катлаулы да, кызыклы да булды. Депутатлар эше турында бик күп мәгълүматлар белдек. Мин депутат булырга һәм кешеләргә проблемаларын хәл итүдә булышырга телим, шулай ук илебезне тагын да яхшырак итәсем килә, - дип киләчәккә планнары белән уртаклашты парламент дәресенең иң актив катнашучысы, 8А сыйныфы укучысы Ксения Товкалева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X