Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Мәктәпләр күзгә күренеп ямьләнә

Җәйге каникул вакыты. Районның Шәле, Питрәчнең 1 нче һәм 2 нче мәктәпләрендә капиталь ремонт бара. Бу мәктәпләр республика программалары кысаларында яңартыла. Шунысы әһәмияткә лаек, ата-аналар мәктәпләргә актив ярдәм итә. Акчалар биреп кенә калмыйлар, ремонт эшләрендә дә бик теләп булышлык күрсәтәләр.

Бу көннәрдә Питрәч 2 нче урта мәктәбе территориясе зур төзелеш мәйданчыгын хәтерләтә. "Төзүче" җаваплылыгы чикләнгән җәмгыятьнең сары каска кигән хезмәткәрләре мәктәп диварларын "сырып" алган - алар фасадны яңарта икән. Моңарчы алар мәктәп түбәсен япкан һәм иске тәрәзәләрне заманча яңа тәрәзәгә алыштырган. Төзүчеләрнең зур армиясе эчтә дә эшли. Анда кабинетларны яңадан ясыйлар, шулай ук җылыту системасын алыштыралар. Шунысы игътибарга алырлык, монда укытучылар үзләре дә эшли, шулай ук мәктәп укучылары һәм ата-аналар да кайнаша. Өлкәннәр кулларына пумала һәм кыргычлар алып, диварларны тәртипкә китерә, ә балалар кабинетлардагы иске җиһазларны чыгара. Бөтен кешегә эш җитә. Мәктәп директоры Эльмира Мамасадыйкова сүзләренә караганда, ата-аналар биредә көндез дә, кич тә эшли, мәктәпкә чиратлап киләләр. "Буш вакыт булуга, бирегә ашыгабыз инде", - дип аның сүзен хуплый 1 нче сыйныф укучысы әнисе Ландыш Фәйзрахманова. Ул диварларны буйый иде. Икенче кабинетта 3 нче сыйныф укучылары әниләре түшәм буйыйлар, хәтта диварларны штукатурлаучылар да бар. Алар һөнәрләре буенча штукатур-маляр икән.
- Безгә ремонтта бөтен сыйныфлар ярдәм итә, - дип сөйли мәктәп директоры. - 1 нче сыйныф укучылары ата-аналары бик актив, 8 "Б", 7 "А", 4 "А" һәм 11 "А" сыйнылары ата-аналарын да билгеләп үтәсе килә. Алар бердәм булып эшли генә түгел, акча да кызганып тормыйлар, кыскасы, бик яхшы ярдәмчеләр, бик әйбәт кешеләр.
Шулай итеп уртак тырышлык белән күптән ремонт сорап торган мәктәп күз алдында үзгәрә, заманча төсмер ала. Моңа укучылар да сөенә. Чөнки тамырдан үзгәрешләр көтелә. Мәсәлән, иске спорт залы урынында яңа иркен актлар залы булачак. Мәктәпкә яңа спортзал янкормасы өстәләчәк. Бу, билгеле, бик уңайлы булачак. 11 нче сыйныф укучысы Линар Гыйниятовның соңгы елын гына укыйсы калса да,сыйныфлары белән бергә мәктәп ремонт эшендә ярдәм итәләр.
- Без мәктәптә шулай итеп үз эзебезне калдырабыз, - ди ул. Эшнең нәтиҗәсен тизрәк күрәсе килә, дип тә өстәп куя.
Эшләр төгәлләнергә күп калмаган. Төзүчеләр яңартылган мәктәпне агымдагы елның уку башына ягъни 1 сентябрьгә төгәлләргә ниятли.
Сүземне йомгаклап һәр 3 мәктәптә дә эшләр уртак тырышлык белән баруын билгеләп үтәргә кирәк. Шәле, Питрәч үзәгенең 1 нче мәктәп ата-аналары да капремонтны тизләтүдә бөтен тырышлыкларын куеп эшли, ярдәм итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X