Питрәч балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче ике  яшүсмер  армспорт буенча Россия чемпионнары булды
Көн темасы Газета

Питрәч балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә тәрбияләнүче ике яшүсмер армспорт буенча Россия чемпионнары булды

Мәскәү өлкәсе Раменское шәһәрендә үткән армспорт буенча Россия беренчелегендә Питрәч балалар-яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбендә тәрбияләнүче ике яшүсмер Россия чемпионары булды.

Артур Макаров һәм Данил Фәйзуллин үз үлчәү категорияләрендә пьедесталның иң югары баскычына күтәрелде. Антон Фирсов 5 нче урын алды.

Россия Армспорт Федерациясеннән сөенечле хәбәр килде, Артур Макаров РФ спорт мастеры булды, ә Антон Фирсов һәм Илдан Сафин Россия спорт мастерлыгына кандидат булдылар.


Питрђч, Армспорт, Россия чемпионнары