Питрәч мәктәбе укучысы республика лингвистика форумында диплом алды
Казанда "Телне һәм мәдәниятне берләштереп" республика лингвистика форумы булып узды.
Аны Казан федераль университеты, халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институты, чит ил телләр һәм тәрҗемә итү югары мәктәбе үткәрде. Бу юлы ул Л.Н.Толстой елына багышланды.
Питрәч икенче мәктәбенең тугызынчы сыйныф укучысы Александр Балабанов «Властелин звуков 8-9 классы» секциясендә өченче дәрәҗә диплом алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа