Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч район башлыгы – район Советы рәисе Эдуард ДИЯРОВ Котлавы

Хөрмәтле ветераннар, тыл хезмәтчәннәре, питрәчлеләр!

Ватанны саклаучылар көне уңаеннан эчкерсез котлауларымны кабул итегез. Бу изге бәйрәм буыннар алмашынучанлыгы, батырлык, туган илгә мәхәббәт, тугрылык үрнәге булып тора.

Илебез Кораллы Көчләре тарихында Россия сугышчыларының кыюлыклары һәм тиңдәшсез батырлыклары турында сөйләүче сәхифәләр бик күп. Алар туган җиребезнең азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаган. Без ата-бабаларыбыз батырлыкларын беркайчан онытмабыз. Алар кырыс Бөек Ватан сугышы яуларында сугышып, фашизмны җиңгән. Хәрби конфликтларны көйләүдә катнашкан солдат һәм офицерларның фидакарьлекләрен һәрвакыт истә тотабыз. Алар үзләренең хәрби бурычларын намус белән үтәгән.

Быел бик тиздән бөек Җиңүнең 70 еллыгын бәйрәм итәчәкбез. Сугышчыларның хәзерге буыны ата-бабаларының сугышчан традицияләрен кадерләп саклыйлар, алар да гражданлык һәм патриотизм үрнәкләре күрсәтә. Үз алларына куелган бурычларны лаеклы үти.

Хөрмәтле ветераннар, туган илебезгә хезмәт итүчеләр! Сезгә нык сәламәтлек, тыныч күк йөзе, Ватанга хезмәт итүдә уңышлар телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса