Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч районда су проблемасы ничек хәл ителә?

Күп кенә авыл җирлекләрендә кызу һавада тәүлеклек су куллану арта, насослар йөкләнешкә түзми. Без мондый җитешсезлекләрне бетерү өчен ниләр эшләнгәнен белдек

Җәен авыл халкының эш-мәшәкатьләренең иге-чиге юк. Эштән соң һәр кичне бакчада чәчәкләргә, яшелчәләргә, теплицага су сибәргә кирәк. Эссе кояш нурларыннан җир бик тиз кибә. Шуңа күрә күп итеп су сибәргә  туры килә. Су белән тәэмин итүгә бәйле кыенлыклар да  еш кына  су сибү аркасында  килеп туа.

Су белән тәэмин итүдәге җитешсезлекләр бүгенге көннең иң төп проблемасы булып тора. Бу җәй бигрәк тә яңгырлар белән сөендерми, бик күп су сарыф итәргә туры килә. Әйтик, Ленино-Кокушкинода бу чорда тәүлеклек  су куллану тәүлегенә 1600 кубометр тәшкил итә. Бу бик күп. Насосның эштән чыгуы, ватылуы гаҗәп түгел.
- Насос белән проблема июль башыннан барлыкка килде. Без аны алыштырдык, яңа 40 кублы куәтле насос куйдык. Шулай ук су счетчикларын алыштырдык, чөнки алдагысы эшләми башлады. Әлбәттә,    яхшы якка үзгәреш бар.  Әмма эссе һава торышы булу сәбәпле, Ленино-Кокушкино авылының өске өлешендә су басымы түбән булу сәбәпле уңайсызлыклар кичерәләр, - дип сөйли Ленино-Кококушкино авыл җирлеге башлыгы Азат Сәйфетдинов.
Шулай ук авылда "Чиста су" программасы буенча эшләр башкарылды.
- Быел бу программа буенча яр буе урамында 80 метр озынлыктагы үзәкләштерелгән суүткәргеч үткәрелде. Анда өч гидрант урнаштырдык, - дип аңлатты Азат Рашадович.
Су белән тәэмин итү мәсьәләсе һәр җирлек башлыгы контролендә. Көн мониторингтан башлана. Хәлне яхшырту буенча да район буенча шактый эшләр башкарылды. Зур Дүртөйле авылында су алу җайланмасында насос алмаштырылды. Олан Иле авылында  скважина ремонтланды. Бөтен район үзәген диярлек су белән тәэмин итүче Үзәк су алу җайланмасында да ремонт эшләре башкарылды. Иске суүткәргеч челтәрләрен алыштыру процессы бара.
Әмма проблеманың башка ягы да бар. Питрәчтә тәүлегенә 6000 кубометр су кулланыла, шуның 51 проценты – законсыз су алу нәтиҗәсендә сарыф ителә. Кайберләре үз бакчаларында курыкмыйча мул итеп  су агызган арада, ул башкаларга барып җитми. Мондый кулланучыларны ачыклау өчен районда махсус комиссия эшли. Көн саен комиссия су урлауның 3тән алып 8гә кадәр очрагын ачыклый.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X