Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

ПИТРӘЧ РАЙОНГА 85 ЕЛ

Үсеш һәм формалашу чоры

Агымдагы елның августында Питрәч районы оешуга 85 ел булды.

Питрәч районы үзенең 85 еллыгын республиканың башка муниципаль берәмлекләре арасында мөһим һәм нык үсеш алган зона буларак каршы алды. Агымдагы елның дүрт ае нәтиҗәләре буенча республиканың муниципаль берәмлекләренең социаль-икътисади үсеше рейтингында безнең район 45 район һәм шәһәр округлары арасында 8 нче урын алып тора.

Питрәч районы бөтен ил белән бергә катлаулы, авыр чорлар кичерде. Көрәшчеләребез социализм идеяларын яклап, Совет власте хакына башларын салды, питрәчлеләр Бөек Ватан сугышы елларында да дошманга каршы тора алды, катлаулы туксанынчы елларны да кичерделәр. Советлар Союзы Геройлары - Галимҗан Камалиев, Василий Осипов һәм Петр Гаврилов исемнәре район тарихына кереп калды. Бутырка авылыннан Надежда Галочкина Социалистик Хезмәт Герое исеменә лаек булды. Бу районда искиткеч, фидакарь кешеләр яшәвен раслый гына. Буыннар алмашына, район яшәвен дәвам итә. Кыенлыклар, авырлык һәм проблемаларга карамастан, икмәк үстерүләрен дәвам итә, җитештерү үсеш ала.

Бүген җирле хакимият кеше тормышын тагын да уңайлырак, имин итәргә тырыша һәм хәзерге вакытта аларны тормыш сыйфатларын яңа дәрәҗәгә күтәрү бурычын куя. Әлбәттә хәл ителмәгән проблемалар бар, алар питрәчлеләрнең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә хәл ителә, чөнки безне уртак максатлар берләштерә - иҗат итү, төзү һәм яңарту.

Районда гамәлгә ашырылучы яңа проектлар, яңа технологияләр, киң практик, заманча юнәлеш заман белән бергә атларга, иҗади хезмәт белән шөгыльләнергә мөмкинлек бирә.

Халыкка районыбызда яшәве уңайлы, ул халыкны үзенә тартып тора. Бу район халкының максатчанлыгы, иҗади эзләнүе, югары осталыгы, гореф-гадәтләргә сакчыл карашы нәтиҗәсе.

5 сентябрьдә стадионда наратлыкта район юбилеен бәйрәм итү чарасы узачак. Барыгызны да бергәләп бәйрәм итәргә чакырабыз. Юбилей чарасы кичке сәгать 5тә башлана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса