Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында “Могҗизалар кыры” үтте

Ленино-Кокушкино авылы Яшьләр үзәгендә китапханә белән берлектә инвалидлар ункөнлеге кысаларында инвалидлар арасында кызыклы чаралар үткәрелде.

Шахмат һәм шашка уйнаучылар үзара көч сынашты. Алар арасында Лиана Садыйкова беренче, Полина Киселева икенче, Сәйдә Хәсәнова өченче урын алды. Җиңүчеләргә грамоталар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Шулай ук "Могжизалар кыры" интеллектуаль уены оештырылды. Балалар әлеге уенны түземсезлек белән көтеп алды, аларның шулкадәр барабанны әйләндереп карыйсылары, тизрәк сорауларга җавап бирәселәре килә иде. Уенның темасы сәламәт тормыш рәвешенә багышланды. "Могҗизалар кыры" бик күңелле үтте. Финалга Ләйсән Гарифуллина, Маша Мишагина, Диләрә Демидова финалга чыктылар. Киеренке көрәштә Ләйсән Гарифуллина җиңү яулады.

"Могҗизалар кыры"нда катнашучыларның барысына да уен бик ошады. Интеллектуаль уеннан алар күтәренке кәеф алды һәм истәлекле бүләккә ия булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: Питрђч, ЛениноКокушкино, Ункљнлек чаралары