Питрәч районында савым тотрыклы рәвештә югары тора
Көн темасы Газета

Питрәч районында савым тотрыклы рәвештә югары тора

Бүгенге көндә тәүлеклек тулай савым күләме район буенча 68 тонна тәшкил итә.

Моның 24,7 тоннасын көн саен "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖдә савалар. Бер сыердан савылган сөт күләме буенча лидерлыкта Муллагалиев крестьян-фермер хуҗалыгы. Анда бер сыер 20,9 килограмм сөт бирә. Икенче урында "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ - 20,3 килограмм, өченчедә - Абдуллин крестьян-фермер хуҗалыгы - 18 килограмм. Тулаем алганда, район буенча бу сан - 13,9 килограмм