Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәч районында уңыш җыеп алуга керештеләр

25 июльдә районның иң зур хуҗалыгы "Ак Барс-Питрәч" ҖЧҖдә бөртеклеләр җыеп алуга керештеләр. Урып-җыю мәйданы 13262 гектар тәшкил итә, шулардан уҗым культуралары 3074 гектар били.

Урып-җыюда 5 бригада эшли, аларның һәрберсендә 4әр "Нью-Холланд" һәм "Мега-Клас" комбайннары һәм тагылмалы берәр "КамАЗ" машинасы беркетелгән.
Әлегә уртача уңыш чыгышы гектардан 27 центнер тәшкил итә.
Бишенче бригада иң яшь игенчеләр эшли. Әлеге бригаданы 27 яшьлек Айрат Галләмов җитәкли.
Көненә алар 10ар бункер ашлык суктыра. Игенчеләр иртәнге 6дан төнге 12гә кадәр тырышып эшли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса