Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

«Питрәч йолдызчыгы» фестивале быел беренче тапкыр өч гран-при иясен билгеләде

Гадәттәгечә, фестиваль Республика «Йолдызлык» фестиваленә кадәр уза һәм иң талантлы балалар арасыннан иң-иңнәрен сайлап ала. Алар исә район данын зур сәхнәдә дә яклый. Быел «Питрәч йолдызчыгы» 16 нчы тапкыр узды.

Бу фестивальне һәркемнең иң яраткан фестивале дип әйтсәм, бер дә ялгыш булмас. Аны балалар да, олылар да көтеп ала. Мин үзем фестивальнең беренче елыннан ук катнашам. Башта  «Конферанс» номинациясендә чыгыш ясадым.  Мәктәптән соң да анда катнашуымны дәвам иттем, чөнки яшем буенча уздым. Ә мәдәният институтын тәмамлаганнан соң инде фестивальнең оештыручысы буларак катнаша башладым, - дип билгеләп үтте район үзәкләштерелгән клуб системасы директоры Ләйсән Сәгыйрова.

Коллективларның күп кенә җитәкчеләре иҗат юлларын бу фестивальдән башладылар. Бу Валентина Ямщикова, Альберт Хәммәдиев, Алсу Сәйфетдинова, Ирина Моисеева һәм башкалар. Аларның тәрбияләнүчеләре бүген кайчандыр остазлары чыгыш ясаган сәхнәдә чыгыш ясый. 
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Элек сайлап алу турларында 500гә кадәр бала, ә гала-концертта 50гә кадәр бала чыгыш ясый иде.

Соңгы 10 елда катнашучылар саны артты. Димәк, фестивальнең популярлыгы арта бара. Быел сайлап алу турлары аша 2000нән артык катнашучы узды. Гала-концертта 600дән артык бала чыгыш ясады, - дип сөйләде Ләйсән Даниловна.

Быел алдагы елларга караганда хореографик номерлар шактый күбрәк. Фестивальгә берничә коллективны атказанган мәдәният хезмәткәре Эльдар Хәмидуллин һәм хореограф Дарья Наумова әзерләде.

Әлбәттә, фестивальгә әзерлек бу юлы үзгә булды. Пандемия белән бәйле хәл безне катгый график буенча  эшләргә мәҗбүр итте. Биюне кую өчен вакыт аз булды, параллель рәвештә балаларны формага китерү өстендә эшләдек. Бию күнекмәләрен камилләштергәч, без инде яңа номерлар өйрәнә башладык, - дип билгеләп үтте Дарья Евгеньевна.

«Питрәч йолдызчыгы» фестивалендә аның «Юл данс», «Ялкын» кече һәм урта төркеме  чыгыш ясады. «Сәяхәт» Һәм «Ялкын» коллективларының өлкән төркемнәре чара кунаклары буларак катнашты.
Пандемия әзерлек процессына гына түгел, фестиваль форматына да үз төзәтмәләрен кертте: беренче һәм икенче сайлап алу турлары онлайн-форматта узды. Әмма сәхнәдәге бу тылсымлы бәйрәм атмосферасын бернәрсә дә борчымады. Районның иң талантлы балалары бер сәхнәдә – һәм бу иң мөһиме. Гран-при ияләрен игълан иткәндә дә дулкынландыргыч мизгелләр булды. «Питрәч йолдызчыгы» тарихында беренче тапкыр алар өчәү. Бу - «Хореография. Урта төркем» номинациясендә «Юл данс» коллективы (Иске Шигали авылы), «Вокал-соло. Урта төркем» номинациясендә Алинә Минһаҗева (Ленино-Кокушкино авылы), «Конферанс» номинациясендә Аделина Гыйльфанова (Колай авылы).

Зөһрә Галимуллина фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса