Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәчлеләр иң матур чәчәк түтәле өчен 2000сумнан 5000 сумга кадәр акча ала алачак

Питрәч районында 30 майдан территорияне иң яхшы төзекләндерүче, яшелләндерүче һәм чәчәкләр белән бизәүчеләр арасында муниципаль конкурс башланды.

Ул 29 августка кадәр дәвам итә. Номинацияләр: "Иң төзек ишегалды" (күпкатлы йортлар ишегалды), "Иң яхшы чәчәк түтәле" (күпфатирлы йортларда яшәүче питрәчлеләр өчен), "Шәхси ярдәмче хуҗалыгы ишегалдының иң яхшы чәчәклеге" (шәхси ярдәмче хуҗалык ишегаллары чәчәклекләре арасында, авыл җирлекләре һәм район үзәге арасында), "Предприятие, оешма, учреждениеләрдәге иң яхшы чәчәк түтәле" номинациясендә (авыл җирлекләре һәм район үзәге арасында).

Участокларны күчмә комиссия бәяләячәк. 29 августта Балалар шәһәрчегендә конкурска нәтиҗә ясалачак. Һәр номинациядә җиңүчеләр 5000әр сум, икенче урын өчен - 3000әр, өченче урын өчен 2000әр сум алачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса