Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәчлеләр коррупция белән төрле яктан көрәшәләр

Бу юлы, әлеге җимерүче усаллык белән көрәшүгә, Ленино-Кокушкино авылында, Казан машина төзү техникумының студентлары кереште.

Анда Питрәчнең РИО "Аграр яшьләр оешмасы РТ" бүлеге тарафыннан оештырылган очрашу кичәсе үтте. Әлеге кичә яшьләрнең коррупцион тәртибенә каршы кисәтү ясауга багышланды.

Очрашу кичәсенең кунаклары булып, антикоррупцион эшчәнлек буенча, Питрәч районы башлыгы ярдәмчесе Валентина Урысова һәм "Татарстан Республикасы яшьләр оешмасы киңәшмәсе" РИО Рәисенең ярдәмчесе Руфия Мөхәммәдеева катнашты. Әлеге чара, Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләрендә, яшьләрнең "Күрәм, ишетәм, сөйләшәм" коррупцион тәртибенә карата түземсезлекләре булган проект кысаларында узды. Шулай ук бу чарага, Владимир Тарасовның "Идарә итүле ярышлар" технологияләре кысаларында булган интеллектуаль тренингларны да кертелде. Иң яхшы уенчы булып Шамил Хусаинов саналды, һәм ул иң беренче булып, яңа чыккан "Үшнә елгасы ярларында" басмасы белән бүләкләнде. Әлеге басма - уникаль, анда Ленино-Кокушкино территориясендә булган авылларның тарихы, безнең якташларыбызның хезмәт һәм героик батырлыклары турында язылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X