Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Питрәчлеләрне кабаттан референдумга тавыш бирергә чакыралар

    Ноябрьдә районның авыл җирлекләрендә үзара салым буенча чираттагы референдум узачак.

    Инде ике ел Питрәч районында яшәүчеләр авыл җирлекләрендә гамәлгә ашырылучы үзара салым программаларын күзәтәләр. Искә төшерәбез, аның асылы халык җирлектәге мәсьәләләрне - урам яктыртылуын, юлларны төзекләндерүне, су тәэмин итү һәм башкаларны хәл итүгә үзенең акчалата өлешен кертүдә. Мондый өлешнең һәрбер сумына билгеле бер түләү күләмендә хөкүмәт тагын дүрт сум өсти, һәм гомуми сумманы тагын да әһәмиятлерәк итә, ә проблемаларны хәл итүне - тагын да күбрәк гамәлгә ашырылуга китерә. Һәрбер аерым җирлектә үзара салым булсынмы, юкмы икәнен хәл итәчәк референдум 20 ноябрьдә узачак.

    Сүз уңаеннан, питрәчлеләргә, мәсәлән, быел каты көнкүреш калдыкларын җыю мәйданчыкларын урнаштыру һәм модернизацияләү өчен 500әр сум җыярга тәкъдим итәләр.

    Җирлектәге референдумның шартлары һәм максатлары белән безнең "Вперед" ("Алга" газеталарында 5 октябрьдә танышырга мөмкин.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: