Алга

Питрәч районы

Рус Тат
Көн темасы Газета

Питрәчнең “Шатлык” приютында тәрбияләнүчеләр каникул көннәрен заяга уздырмыйлар

Язгы каникулларның беренче көнендә "Шатлык" социаль приютында "Алло, без талантлар эзлибез!" конкурсы булып узды.

Бу конкурсны музыкаль җитәкче Татьяна Угарова оештырды. Бу чараның максаты - балалар коллективының бердәмлеген ныгыту һәм иҗади сәләтләрен үстерү. Тәрбияләнүче балалар зур кызыксынучанлык һәм теләк белән конкурска әзерләнә башладылар: ике командага бүленеп костюмнар, театраль зарисовкалар, җырлар, шигырьләр, биюләр әзерләделәр. Аннары үзләренең сәләтләрен күрсәттеләр: Альберт конферансье булды, Рәзинә "Әни" дигән җыр башкарды, Эльвина һәм Ләлә матур эшләпәләр коллекциясе тәкъдим иттеләр, Роман үзен "брейк-данс" стилендәге биюдә күрсәтте. Чара барышында алкышлар тынып тормады. Балалар һәрбер конкурста актив катнашты һәм иҗади шәхес буларак ачылдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев