Питрәчтә гаилә көнен билгеләп үттеләр
Бу көнне,15 майда, район мәдәният йортында Богородск авылыннан Екатерина һәм Александр Логиновларны алтын туйлары, Шәледән Сания һәм Габдулла Булатовларны бриллиант туйлары белән котладылар. Шулай ук район башлыгы Эдуард Дияров яшь гаиләләргә ана капиталы сертификаты тапшырды. Юбилярларга һәм яшь парларга район мәдәният йорты артистлары үз чыгышларын бүләк итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа