Питрәчтә Илдар Мөхәммәтов  капиталь ремонттан соң  ике балалар бакчасын ачуда катнашты
Көн темасы Газета

Питрәчтә Илдар Мөхәммәтов капиталь ремонттан соң ике балалар бакчасын ачуда катнашты

Район үзәгенең ике балалар бакчасы - "Кыңгыраучык" һәм " Кояшкай" Республика программасы буенча капиталь ремонттан соң кабат үз ишекләрен ачты. Яңартылган бакча Питрәч сабыйларын гына түгел, ә аларның әти-әниләрен, кунакларны да кабул итте.

Балалар бакчаларын тантаналы ачуда район башлыгы Эдуард Дияров, ТР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Илдар Мөхәммәтов та катнашты. Төзүчеләр, коллектив, ата-аналар тырышлыгы белән ике мәктәпкәчә учреждение дә танымаслык булып үзгәргән.

Бу турыда тулырак район газетасыннан укый аласыз.