Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәчтә кабат хоккей уеннары

"Питрәч-Арена" боз сараенда Россия төбәкләреннән командалар катнашында хоккей турнирлары үткәрү матур традициягә әйләнде. Дөрес, әлегә яшүсмерләр арасында гына. Шуңа да карамастан, турнирлар популярлаша бара, турнирларга бик күп җанатарлар җыела.

Яшь хоккейчыларга уңыш теләргә питрәчлеләр генә килеп калмый. Иң мөһиме - яшь спортчылар бозда төрле хоккей мәктәпләреннән яшьтәшләре белән очрашып, тәҗрибә ала, яңа дуслар таба.

20 февральдән 22 февральгә кадәр яшь хоккейчылар кабат "Питрәч-Арена"да җыелачак. Монда Ватанны саклаучылар көненә багышланган турнир үтәчәк, анда 2006 елгы яшүсмерләр катнаша.

Бозга "Ак Барс" (Казан), "Дизель" (Пенза), "Ижсталь" (Ижевск), "Молот" (Пермь), "Салават Юлаев" (Уфа) һәм "Пестрецы" (Питрәч) командалары чыгачак.

Турнир уеннары календаре:

20 февральдә 10.00дә - "Ак Барс" - "Салават Юлаев", 11.30 - "Пестрецы" - "Дизель", 12.45 - турнир ачылышы, 13.45 - "Салават Юлаев" - "Молот", 14.45 - "Дизель" - "Ак Барс", 16.15 - "Ижсталь" - "Пестрецы". 21 февральдә 9.00 дә - "Молот" - "Ижсталь", 10.30 - "Дизель" - "Салават Юлаев", 12.00 - "Ижсталь" - "Дизель", 15.00 - "Салават Юлаев" - "Пестрецы".

22 февральдә 8.30да - "Салават Юлаев" - "Ижсталь", 10.00 - "Пестрецы"- "Молот", 11.30 - "Ижсталь" - "Ак Барс", 13.00 - "Молот" - "Дизель", 14.30 - "Ак Барс" - "Пестрецы", 15.50 - турнирны тантаналы ябу.

Барлык җанатарларны хоккей матчларында көтеп калабыз.

6+

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса