Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Питрәчтә район башлыгыгың Раштуа чыршы бәйрәме узды

Авыр тормыш хәлендә калган, күп балалы, тәрбиягә бала алган гаиләләрдәге һәм сәламәтлекләре буенча мөмкинлекләре чикләнгән балалар бүген район мәдәният йортына җыелды.

Кечкенә питрәчлеләр өчен театральләштерелгән тамаша белән Яңа ел бәйрәме оештырылды. Күнелле музыка яңгырап, балаларның шат тавышлары ишетелеп торган сәхнәгә Кыш Бабай һәм Кар кызы чыкты. Әкият персонажлары күңел ачтылар, биеделәр, җырладылар, тамашачыларга шатлык бүләк иттеләр. Хәтта олылар да үзләрен сихри, тылсым дөньясындагы кебек хис итте. Балалар кебек үк, алар да бәйрәмгә бик куандылар. 

Чара район социаль яклау бүлеге һәм мәдәният бүлеге тарафыннан оештырылды.

Бәйрәм белән котлау сүзен район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Азат Шәйхисламов җиткерде. 

Тамаша тәмамланганнан соң һәр балага татлы Яңа ел бүләге тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса