Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Район башлыгыннан үрнәк ал – газетага яздыр

    Питрәч район башлыгы Эдуард Дияров #Подари Подписку2017 республика акциясен хуплады.

    Ул берьюлы берничә питрәчлене 2017 елның беренче яртыеллыгына "Вперед"-"Алга" район газеталарына яздырды.

    10 ноябрьдә "Татмедиа" АҖның #Подари Подписку2017 язылу акциясе старт алды. Аның максаты - балалар йортларына, приютларга, картлар йортларына, ветераннарга һәм аз тәэмин ителгән гаиләләргә республика газета-журналлары яздырып, аларга бүләк ясау.

    Акциядә катнашу бик гади. "Татмедиа" АҖ басмаларына, шул исәптән "Вперед"-"Алга" район газеталарына почта бүлекчәләрендә яки интернет аша яздырырга була - дәүләт хезмәтләре порталында махсус форма бар.

    Башкалардан үрнәк ал һәм изгелек эшлә, #Подари Подписку2017 акциясендә катнаш.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: