Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Һәркем агач утыртсын

Акция кысаларында Питрәч участогында 30 гектарда нарат, имән һәм каен үсентеләре утыртылды, 83 гектарда урман культураларын торгызу-алыштыру үткәрелде. Моннан тыш Питрәч участогы участковый лесничие Шәүкәт Әюпов файдалану өчен яраксыз 40 авыл хуҗалыгы мәйданчыгында яңа үсентеләр утыртылачак.

Табигатьне саклап калу, ямьләндерүдә үз өлешегезне кертәсегез киләме?
Ул чагында якындагы урманда өмә үткәрегез.
15 апрельдән республикада ел саен үткәрелеп килүче "Татарстанның чиста урманнары" табигатьне саклау акциясе башланды. Аның максаты - республикадагы урманнарның санитар-экологик хәлен яхшырту. Ул 15 июньгә кадәр дәвам итәчәк. Акциядә урман хезмәткәрләре белән бергә предприятие, оешма, учреждениеләрдә эшләүчеләр, мәктәп укучылары катнаша.
Бүгенге көндә питомникта үсентеләрне күчереп утыртырга әзерләү эше кызу бара. "Бу авыр эштә безгә Шәле, Күн, Чыты мәктәпләре укучылары бик ярдәм итә", - диде әңгәмә барышында Шәүкәт Минневәлиевич.
Дәүләт урман фонды җирләрендә "Лаешлес" дәүләт бюджет учреждениесе хезмәткәрләре Питрәч участок урман хуҗалыгы белән берлектә урман алларын, беседкаларны, Камаз юлы һәм Саба трассасы кырыйларын чистарта, искергән кисәтү плакатларын яңаларына алыштыра.
Акция кысаларында шулай ук һәрҗирдә яшелләндерү айлыгы да узачак. Күп кенә оешмалар һәм учреждениеләр үсенте утыртып өлгерде. Мәсәлән, Питрәч 1 нче урта мәктәбе 500 нарат үсентесе алган, Чыты авыл җирлеге хезмәткәрләре - 500, коррекция мәктәбе - 150, санэпидстанция - 15.
Үсентеләр бушлай бирелә. Аларны шәхси эшмәкәрләр дә, гади гражданнар да ала ала. Аларга питомникка килеп, үсентеләрне үзләре казып аласы гына була (капчык ала килергә онытмагыз). Акциядә катнашырга теләгәннәр урман хуҗалыгына 3-72-25 телефоны аша чылтырата ала.
Шимбә көнне урман чистарту акциясе дәвам итәчәк. Иң мөһиме, үзеңне табигатьнең бер өлеше итеп хис итәргә кирәк. Шул чагында, кешеләр яшел зоналарда чүп-чар калдырып китмәс иде, бәлки.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса