Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Үсеш яшьләрдән активлык сорый

Татарстанда яшьләр оешмалары инициативасы буенча "Президент белән бергә" республика иҗтимагый хәрәкәте барлыкка килде. Әлеге вакыйга башкалада "Без бергә! Без булдырабыз! иҗтимагый оешмаларының республика форумын үткәрүнең төп этәргече булды. Анда "Татарстан Республикасы Аграр яшьләр берләшмәсе" региональ иҗтимагый оешмасының Питрәч бүлекчәсе рәисе Наилә Таҗиева рәислегендә безнең район делегегациясе дә катнашты. Хәбәрчебез аннан...

- Иң элек, шуны билгеләп үтәргә кирәк, ике атна элек Казанда "Президент белән бергә" иҗтимагый инициативалар үсеше үз эшен башлады. Кыю башлангыч башта республика башкаласында яшәүчеләрне, аннан соң барлык татарстанлыларның игътибарын җәлеп итте. Әлеге вакыйга тиз арада халыкка таралды, дүшәмбе, 13 апрельдә республиканың барлык районнарыннан 300гә якын кеше "Без Булдырабыз! Без Бергә!" форумына җыелды.

Аның төп максаты - татарстанлыларны берләштерү, президент программаларын һәм масштаблы иниңиативаларны яклау буенча төгәл эш башкару, республика халкының иҗтимагый активлыгын арттыру. Без бергәләп Татарстаныбызны тагын да яхшырак итә алачакбыз. Моның өчен республикабызда яшәүче һәр кеше үз өлешен кертергә тиеш.

Әлеге хәрәкәтне булдыру бердәм тавыш бирү юлы белән хупланды. Аның уставы һәм координацион советы расланды. Бу позиция аңлашыла. Татарстан яшьләре булганны саклауга гына түгел, ә республика яулаган уңышларны арттыру ягында тора. Сүз уңаеннан, форумда миннән башка Рушана Шеваловская, Илназ Кәримов, Екатерина Галләмова да катнашты.

- Форумның төп идеясы нидән гыйбарәт?

- Исеменнән күренгәнчә, әгәр без бергә икән, димәк без барысын да булдырачакбыз.

Форум кысаларында эш тагын да нәтиҗәлерәк булсын өчен, махсус өч секция төзедек. Беренчесендә "Стратегия-2030" буенча фикер алыштык. Аны төзү идеясын Татарстан лидеры Рөстәм Миңнеханов тәкъдим итте. Документ өстендә экспертлар гына түгел, ә гади халык та эшли. Татарстанда хакимият халык фикеренә таянып, эшчәнлеген алып бара.

Татарстан республикасы предприятиеләр һәм эшмәкәрләр Ассоциация президенты Александр Лаврентьев билгеләп үтүенчә, Рөстәм Миңнехановның стратегиясе һәр татарстанлы өчен гарантия һәм зур үсеш тәэмин итә. Соңгы биш елда Татарстан мөһим социаль-икътисади юнәлеш буенча алдынгы позицияләрне ныгытты. Илебез өчен катлаулы чорда, республикабызны саклап калу һәм аның үсеше өчен барыбызга да берләшергә кирәк.

- Утырышта катнашучылар нинди уртак фикергә килде?

- Әлбәттә, барысы да берләшү яклы. Барысы да республиканың үсеш инициативасы һәм гамәлгә ашырылучы программаларында катнашып, моны һәръяклап хуплау ягында.

"Президент белән бергә" хәрәкәте актив эшчәнлеген башлады. Якын киләчәктә тормышка ашырылачак беренче пункт - барлык сәяси кискен мәсьәләләрне ачык чагылдырган үз сайтыбызны булдыру.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
2
X