Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Суд консультация бирми

Судта гражданнардан еш кына "безне судка җибәрделәр, бланк бирегез", "гариза тутырыгыз", "гаризаны сез язарга тиеш", "минем проблема буенча консультация бирегез", "юридик ярдәм күрсәтегез" һәм башка шундый сүзләр ишетергә туры килә. Күп кенә килүчеләр судка үзләренең таләпләрен раслаучы гариза һәм документлар белән мөрәҗәгать итәргә кирәклеген белми.

Суд хезмәткәрләре еш кына питрәчлеләргә судның килеп туган сораулар буенча юридик консультация бирүче орган булмавын аңлатырга мәҗбүр. Алар дәгъва гаризалары, шикаятьләр һәм башка мөрәҗәгатьләр буенча кәгазь тутырырга тиеш түгел.

Гамәлдәге законнар нигезендә суд ике якның да хокук принципларын бозмас өчен нинди дә булса юридик киңәшләр, хокук нормаларыннан файдалану мәсьәләләре буенча консультация, төгәл бер эш буенча аңлатмалар бирергә хокуклы түгел.

Ике як та үз позициясен расларлык үз дәлилләрен китерергә тиеш. Суд эш процессын гына оештыра, шуңа күрә теге яки бу хәлне раслау буенча консультация бирә алмый.

Судка мөрәҗәгать иткәндә ике як та тигез мөмкинлеккә ия булырга тиеш, аларның берсе дә суд алдында өстенлеккә ия булырга тиеш түгел.

Суд хезмәткәрләре консультация сорауларыннан кала гариза һәм шикаятьләр формасына, шулай ук аларга теркәп тапшырылачак документлар исемлеге, аларны кабул итү тәртибе, кабул итүдән кире кагу нигезләре, аларны кире кайтаруга кагылышлы сорауларга гына җавап бирә. Болар шулай ук Россия суд Советында расланган "Суд аппараты хезмәткәрләренең үз-үзләрен тотышы кагыйдәләре"ндә дә күрсәтелгән.

Әгәр граждан теге яки бу гаризаны үзлегеннән яза алмаса, аларга адвокатлар һәм юридик консультация ярдәм итә ала.

Әзер документлар пакетын судка шәхсән үзең китереп тапшырырга кирәк, үзең белән шәхесеңне раслаучы документ булырга тиеш, яки ышаныч кәгазе булган вәкилең аша җибәрергә мөмкин, шулай ук документларны почта аша юлларга була.

Гаризалар кабул итү турында тулырак мәгълүмат белән Татарстан Республикасы Питрәч район судының рәсми сайтында "Белешмә мәгълүмат" бүлегендә танышырга була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса