Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Сыерларын спутник аша күзәтәләр

Бүгенге көндә авыл хуҗалыклары хезмәтчәннәре үз эшләрендә заманча гаджетлардан файдаланалар.

Мәсәлән, Керәшен Сәрдәсе авылыннан Геннадий Семенов сыерларын спутниктан күзәтү системасы ярдәмендә көтә. Бу эшмәкәргә вакытын бушка сарыф итмәскә мөмкинлек бирә. Чөнки фермер хуҗалыгы мәшәкатьләре тулысы белән аның һәм гаиләсенең җилкәсенә төшә.

Ноябрь башында беренче кар яуды. Шуңа да карамастан, фермер Геннадий Семенов терлекләре һаман көтүлекләрдә йөри. Чөнки хуҗалык фермаларында ремонт эшләре алып барыла. Терлекләр дә үз карамакларында йөри. Фермер исә үз терлекләре өчен бер дә борчылмый, чөнки ул аларның бер кая да китмәячәкләрен, югалмаячакларын яхшы белә. Ник дигәндә, көтүдәге Вечерка кушаматлы иң "тәҗрибәле" һәм акыллы сыерның муенчагына инде узган ел ук спутниктан күзәтү системасы - ГЛОНАСС урнаштырылган.

- Компьютер яки телефон аша интернетка керәм һәм ГЛОНАСС системасы аша көтүнең кайда икәнлеген карыйм. Барысы да уч төбендәгедәй күренеп тора, - ди фермер үзе. Без аның ремонт эшләре алып барган чагына туры килдек, ул олы улы Евгений белән сыер абзары ишеген яңарта иде.

- Кышка кадәр яңа ишекләр куярга һәм бинаны тулысынча җылытырга кирәк, - дип аңлатты Геннадий Павлович.

Геннадий Семенов ике ел элек фермерлык эшчәнлеге башлап җибәрә. Район хакимияте ярдәме белән ташландык машина-трактор паркы территориясен арендага ала. Бер ярым җимерек бинаны бераз тәртипкә китерә (анда башкарасы эшләр күп әле) . Дәүләт программасы буенча электр уты кертә, аннары сыер абзарына су кертәләр. Бүенге көндә анда 12 мөгезле эре терлек, 20 сарык, дуңгызлар, казлар, башка терлекләр бар.

- Хәзер әйтүе генә җиңел, моны тормышка ашыру бик авыр булды, - диде фермер. - Үзебез өчен эшлибез бит. Шунысы күңелне борчый, авыл хуҗалыгы продукциясен сатып алу бәяләре генә бик түбән. Киләчәктә яхшыга өметләнәбез һәм иртә таңнан караңгы кичкә кадәр эшлибез. Рәхмәт гаиләмә - хатыныма, улларыма, ярдәм итәләр. Сүз уңаеннан, алар безнең дүртәү.

Геннадийның хатыны, Ольга, укытучы булып эшли, иртән һәм кичен фермада сыерлар сава. Кече уллары Станислав һәм Егор да булыша. Алар куяннарны тәрбияли. Аларны үзләре ашаталар һәм эчертәләр. Бу эш бик ошый, чөнки алар терлекләрне бик яраталар икән. Олы уллары Павел һәм Евгений әтиләренең төп терәге. Икесе дә Авыл хуҗалыгы аграр университетында белем алалар. Евгений аны тәмамлаган инде, магистратурада укуын дәвам итә. Ул белемен арттыру белән шөгыльләнә, аннан соң авылына квалификацияле белгеч булып кайтырга тели. Семеновларның максаты бер - ике ел элек нигез салынган фермер хуҗалыкларында эшләү. Шуннан бирле алар сөт, ит һәм башка авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән генә түгел, ә игенчелек белән дә шөгыльләнәләр. Алар үзләре җир сукалый, үзләре чәчә, үзләре үстергән икмәкне җыеп ала. Шуның өчен алар төрле-төрле авыл хуҗалыгы техникасы сатып алганнар. Монда аларга дәүләт гранты ярдәм иткән.

Геннадий Семенов гаиләләре белән эш алып бара торган әлеге җирне үз милекләре итеп оформить итәргә өметләнә.

- Әлбәттә, бу эшне берүзең генә башкарып чыгып булмый. Җирне милеккә оформить итү бик катлаулы эш, - ди фермер. - Бөтен ышаныч район хакимиятендә, безгә аларның аңлавы, хуплавы кирәк. Алар безне бу эшне өч елдан соң тормышка ашырып булуына ышандырды. Һәм моңа бик өметләнәм.

Фермерның планнары зурдан - сыер абзарларын ремонтлап бетерү, сыерлар баш санын арттыру, нәсел сыерлары, яңа техника сатып алу... Болар барысы да крестьян-фермер хуҗалыгы киң үсеш алсын өчен кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса