Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Татар Казысы мал-туары башка авырмаячак

Авыл хуҗалыгында терлекчелек - иң мөһим тармак булып саналган. Бүгенге көндә ветеринария пунктларының булмавы - күңелсез күренеш. Шуңа күрә агымдагы елда республика программасы нигезендә Татарстанда 44 ветеринариянең модуль пунктлары төзеләчәк. Шуларның өчесе Питрәч районында эшли башлаячак.

Бүген районда иң күп мал-туарны Татар Казысы авылында асрыйлар. Монда 170 хуҗалыкта 700 дән артык мөгезле эре терлек тоталар. 5-7 шәр терлек асраучылар да шактый. Шулай булгач, районда төзеләчәк өч модуль пунктының беренчесе нәкъ менә Татар Казысында булачагы - очраклы түгел. Мәсәлән, Азнакайның "Нефтемаш" заводы хезмәткәрләре модуль пункты төзелешенә май башында керешкән. Бүгенге көндә Кукмараның "Стройгарант" оешмасы электрчылары инде электр уты кертү эшләре белән мәшгуль. Ветеринария хезмәтен күрсәтүче әлеге пункт 60 квадрат метрга сыешачак. Ул агымдагы елның июлендә куллануга тапшырылачак. Моңа барыннан да элек авыл халкы сөенәчәк.
- Без 5 мөгезле эре терлек асрыйбыз. Алар да бит кеше кебек - авырмыйча тормый. Кирәк вакытта даруын да, уколын да табуы бик читен. Безнең авылда шундый ветеринария пункты төзелүен ишеткәч, бик сөендек, - ди авылда яшәүче Нурания Гарипова.
Районның ветеринария берләшмәсе башлыгы Илгизәр Латыйпов мондый ветпунктлар республика программасы нигезендә Шәле һәм Татар Тау Иле авылларында да төзеләчәген әйтте. Шулай ук район үзәгендәге ветеринария берләшмәсендә, шул исәптән ветсанэкспертиза лабораториясендә, белгечләргә эшләргә уңайлы шартлар тудыру өчен шактый ремонт эшләре башкарылган.
Яңа ачылачак модуль ветпунктларында мал табибы, фельдшер һәм санитар эшләячәк. Республика Президенты карары белән участок мал табибларына Нива машинасы тапшырылачак.
Кызганыч, бүгенге көндә ветеринария хезмәтен кадрлар белән тәэмин итү - проблема булып кала бирә. Моның төп сәбәбе, әлбәттә, хезмәт хакының түбән булуы.
- Нәкъ менә матди якны яхшырту максатыннан, ветеринария пунктларында табиб хезмәте түләүле булачак. Бары тик авыл хуҗалыгы терлекләренә төрле анализлар ясау һәм төп профилактик чаралар гына бушлай үткәреләчәк, - диде Илгизәр Исмәгыйлевич.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса