Безнең газета редакциясенә Татар Тау Иле авылында яшәүчеләр шалтыратты. Алар авыл урамнарының берсендә мобиль элемтә вышкасын урнаштыру сәбәпле, борчуга калганнар.
Бу инде өченче вышка булуы һәм аларның бер-берсеннән ерак урнашмаулары ачыкланды. Бигрәк тә Яңа, Төзүчеләр һәм Тау Өсте урамнарында яшәүчеләр борчулы. Нәкъ тә аларга бу вышкалар белән күрше торырга туры килә.
Кешеләр әлеге вышкаларның сәламәтлек өчен зыян китерүләреннән куркалар. Авыл кешеләре инде район прокуратурасына хат яза. Алар бу ситуцияне хәл итүләрен бик тә телиләр.