Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Терлекләрне кышлату уңышлы узачак

Бүгене көндә район авыл хуҗалыкларында силос салу эше бара. Ел коры килүгә дә карамастан, "кырлар патшабикәсе" яхшы уңыш бирә. "Соя Колай" ҖЧҖ, "Газовик" ҖЧҖ кебек хуҗалыкларда бу көннәрдә чын мәгънәсендә урак өсте. Районда 4157 гектар мәйданда кукуруз чәчелгән. 16 сентябрьгә шуның 1357 гектары җыелган. 76 тонна силос салынган.

Дүртөйле авылыннан ерак түгел Мишә буе ярында яшел диңгез булып кукуруз кыры җәйрәп ята. Бүгенге көндә анда "Колай" ҖЧҖ азык әзерләү комбайннары эшли. Хуҗалык директоры Хәлим Миңнебаев белән кукуруз кырын үтеп комбайнчылар янына киләбез. Механизаторларның төшке ашка туктавыннан файдаланып, әңгәмә корабыз.
- Бүгенге көндә бөтен көчне силос хәзерләүгә куябыз, - ди Хәлим Хамбалович - хуҗалык бөртекле культураларны җыюны, уҗым культураларын чәчүне, печән җыю эшләрен уңышлы тәмамлады. Бүгенге көндә бар тырышлыгыбызны кукуруз кырына багышлыйбыз.
Кырда өч азык әзерләү комбайны күренә. "Ягуар" комбайнында Азат Газимов эшли. Әлеге комбайнны "Рацин-Шәле" хуҗалыгыннан алып торганнар. моның өчен колайлылар күршеләргә бик рәхмәтле. "Полесье»да Ильяс Рәҗәпов, ә "КСК-10 белән Гөлүс Ваһапов идарә итә. Яшел массаны 7 техника ташый. Шуларның 4есе КамАЗ машинасы өчесе МТЗ-1221 тракторы.
Силос таптау эшен Валерий Чубаев башкара.
Бензовоз машинасын йөртүче Айрат Бәйрәмов та һәрчак механизаторлар янында. Ул техникага ягулык ташып кына калмый, төшке, кичке ашларны ташый, запас частьләр белән тәэмин итә. Бу кырда кукуруз 880 гектар тәшкил итә. Барлык мәйданның 738 гектары җыеп алынган инде. 6000 тонна силос салынган. Планны тутырыр өчен тагын 4000 тонна әзерлисе бар әле.
- Һәр көнне 300-400 тонна яшел масса җыеп алына, - ди хуҗалык директоры, - без сыерларыбызны (монда аларның саны 750 данә) тулысынча югары сыйфатлы азык белән тәэмин итә алачакбыз дип ышанып әйтә алабыз. Бу хуҗалык өчен бик мөһим, чөнки без төп керемне сөт сатудан алабыз.
Без механизаторларыбызга түләү мәсьәләсен дә онытмыйбыз. Аларның хезмәт хаклары көнгә 1500 сум төшә. Алдынгыларга премияләр тапшырабыз.
Сергей Корнеев шушы авыл кешесе. Машина йөртүчеләр династиясен дәвам итүче дә. Аның әтисе Василий Иванович 40 елдан артык "Колай" совхозында машина йөртүче булып эшли. Уллары Сергей белән Дмитрий да әтиләренең һөнәрләрен сайлаган.
- Без кечкенә чакта абый белән әти янына эшкә килә идек. Ул безне техниканы яратырга, машина йөртергә өйрәтте. Бәхет эзләп читкә китмәдем, армиядә хезмәтитеп кайтуга туган хуҗалыгыма эшкә урнаштым. Бөртеклеләрне ташып бетерүгә силос ташый башладым. Көнгә унар рейс ясыйм,- ди Сергей6 Ә эштән соң ул көндә өенә яраткан хатыны Светлана һәм улы Илюша янына ашыга. Шунысын да әйтергә кирәк, Сергей Колай Сабантуенда колгага менү буенча 1 нче урын алды. Менә шундый эш сөючән, спорт яратучан халык яши Колайда.
Бергә дус эшләгәндә эштә җиңел бара

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса