Алга (Вперед)
  • Рус Тат
  • Тиздән Питрәч балаларын ике яңа мәктәп автобусы алып йөри башлаячак

    Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов республиканың 26 район башлыгына яңа мәктәп автобусларыннан ачкычлар бирде.

    Ике яңа ачык сары төсле Ford Transit автобусларыннан ачкычны Питрәч районы башлыгы Эдуард Дияров та алды.

    - Мәктәп автобуслары белән тәэмин итү - ул бала кая гына укыса да, белем дәрәҗәсе - югары дәрәҗәдә булуга тагын бер адым, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. ТР Президенты шулай ук мәктәп автобуслары белән тәэмин итү программасы алга таба да гамәлгә ашыралачак, дип ышандырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: