Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Тотрыклы һәм динамикалы үсеш – имин тормыш нигезе

Узган сишәмбе Питрәч районында зона семинар-киңәшмәсе булып узды. Аның эшендә Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин катнашты. Эш визиты барышында спикер фермерлар эшчәнлеге, ветераннарга торак бирү программасын реализацияләү белән танышты, гаилә фермасын, кошчылык комплексын карады һәм район активы белән очрашты.

Иң элек парламент башлыгы җирле крестьян-фермер хуҗалыклары эшчәнлеге белән танышты. Аны район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин озата йөрде. Аерым алганда, шәхси хуҗалык үсеше һәм авыл халкының эшлекле активлыгы мәсьәләсенә багышланган зона киңәшмәсендә катнашучылар Бутыркадагы гаилә фермасына барды. Ул быелгы җәйдә төзелгән иде. Аның хуҗалары - яшь фермерлар Фәсхетдиновлар гаиләсе. Ирле-хатынлы Алмаз һәм Фәйрүзә Фәсхетдиновлар ферманы ике ел элек оештырып җибәрә. Алар Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы дәүләт программасында катнаша. Алмаз Казан аграр университеты тәмамлаган. Икътисадчы белгечлеге алгач, әтисенә ярдәмче хуҗалык алып баруда ярдәм итә. Фәйрүзә ветеринария институтын тәмамлаган. Фәсхетдиновлар гаиләсе чыгымнарны 2-3 елда кире кайтарырга планлаштыру. Эшкә гаиләнең башка әгъзалары да җәлеп ителгән. Эш бит бик җитди һәм тәүлек әйләнәсе игътибар таләп итә. Бүген аларда 35 баш башмак тана, якын киләчәктә тагын 15 баш сатып алырга ниятлиләр. Ноябрь аеннан фермада кызу чор башланган - буаз сыерлар бозаулый башлаган.
Белешмә өчен: бүген районда 12 гаилә фермасы исәпләнә. Шуларның 8е динамикалы үсә (6 - товарлыклы-сөтчелек, сарык һәм тәвә кошы үрчетү фермалары).
Аннары кунаклар кошчылык комплексына юл алды. Анда яңа корпуслар төзелеше бара. 14 корпусның берсе әзер. Тиздән анда җитештерү эше башлана.
Аннан соң Дәүләт Советы Рәисе ветераннарга һәм Бөек Ватан сугышы ветераннары тол хатыннарына фатир ачкычлары тапшыру тантанасында катнашты. Бу юлы яңа фатир ачкычлары 29 ветеранга һәм 1 яшь белгечкә тапшырылды (ятимнәрне торак белән тәэмин итү программасы буенча).
Районда торак шартларын 157 сугыш ветераны яхшыртты. Фәрит Мөхәммәтшин яңа фатир хуҗаларын чын күңелдән котлап: "Бу йорт сезгә бәхет кенә китерсен!", - диде. Татарстан Республикасы парламент җитәкчесе Мәрфуга Фәйзрахманова фатирын карады. Аны яңа фатиры белән шәхсән котлады. Ә хуҗабикә, үз чиратында, республика җитәкчелегенә уңайлы торакта яшәү мөмкинлеге тудырганнары өчен рәхмәтен җиткерде.
Семинарның беренче өлеше күргәзмә карау белән төгәлләнде. Анда крестьян-фермер хуҗалыклары һәм гаилә фермалары продукциясе тәкъдим ителде.
Район мәдәният йортында зона семинарының киңәшмә өлеше үтте. Ул шәхси хуҗалыклар үсеше һәм авыл халкының эшлекле активлыгын күтәрү мәсьәләләренә багышланды. Татарстан Республикасы Премьер-министр урынбасары - авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов авылда хуҗалык итүнең кече формалары үсеше мәсьәләләренә анализ ясады. Татарстан агропромышленность комплексы эшләренә нәтиҗә ясап, түбәндәгеләрне билгеләп үтте: "2010 елгы коры җәйдән соңгы авыр кышлату күрсәткечләрдә чагылыш тапты. Шулай да без бу елны уңышлы булды дип саныйбыз". Марат Әхмәтов семинарда катнашучыларга мөрәҗәгать итеп, үз докладында дәлилле саннар китерде. Мәсәлән, бүгенгә республиканың һәр дүртенче кешесе авыл җирлегендә яши. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларда һәм КФХда республика авыл хуҗалыгы продукциясенең яртысы диярлек җитештерелә. Шуңа күрә, хуҗалык итүнең кече формаларын хуплау буенча үткәрелгән эшләрнең мөһим булуын ассызыклады. Министр фикеренчә, авылны яклау - бу социаль-сәяси әһәмиятле эш. Шәхси ярдәмче хуҗалыкларны саклау - бу авыл тормышын, тел, мәдәният, гореф-гадәт һәм йолаларын саклау да әле.
Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин киңәшмәгә йомгак ясады һәм республика җитәкчелегенең шәхси хуҗалыклар үсеше буенча эшне авыл җирлекләре җитәкчеләре ярдәмендә дәвам итәргә ниятләүләрен ассызыклады. "Халык белән эшләргә кирәк. Инициативаларны хупларга һәм оештырырга. Монда сезнең салым базасы һәм халыкка мөнәсәбәтегез чагыла. Кеше белән җитди һәм тырышып эшләргә кирәк. Безгә тотрыклылык кирәк", - диде җыелганнарга мөрәҗәгать итеп Фәрит Мөхәммәтшин. Республика парламент башлыгы искәртеп үтүенчә, күптән түгел узган муниципаль берәмлекләр съездында Рөстәм Миңнеханов авылда тормыш шартлары шәһәрдәгедән ким булмаска тиеш дигән бурыч куйган.
Питрәч районында Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисенең эшлекле визитын район активы белән очрашу төгәлләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса