Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Тылсымлы да, серле дә син, Яңа ел!

Нинди генә вакытта да Яңа ел иң матур, якты, тылсымлы бәйрәм булып тора. Бар җир дә матур итеп бизәлә, күз явын алырлык була. Ә Яңа елның иң төп бизәге, әлбәттә, матур итеп бизәлгән чыршы агачы. Урман гүзәле чыршы үзенең хуш исе, әкияти сихрилеге белән бәйрәм рухын тагын да арттыра.

Питрәчлеләр дә каты суыкларга карамастан, Яңа елга әзерлек эшләрен башлап җибәрде. Учреждение һәм муниципаль биналар төрле төстәге гирляндалар белән бизәлде. Биналар каршында Кыш бабай һәм Кар кызлары сыннары көннән-көн арта бара.
Быелгы декабрь ае карга бик саран әле. Шуңа күрә халыкка башка төрле төзү-бизәү чаралары уйлап табарга туры килә. Ә бездә башлы кешеләр җитәрлек. Бу очракта якындагы күлне "эшкә җиктеләр". Питрәчтә боздан ныгытмалар һәм сарайлар барлыкка килде. Торак-коммуналь хезмәткәрләре һәм төзүчеләр, елдагыча, фигуралар ясау эшенә бик җитди караган, аларның территориясе инде бәйрәмгә тулысынча әзер.
Әлбәттә, Питрәчтә иң төп чыршы - балалар шәһәрчегендә. Ул да инде матур итеп бизәлеп, утын кабызуларын көтеп тора. Кибетләрдә дә җанлылык сизелә. Һәммә кеше - олысы да, кечесе дә - туганнарына, якыннарына бүләк алырга ашыга. Әлбәттә, Яңа елны иң көтеп алучылар - балалар. Бүләкнең дә иң татлысын, иң матурын Кыш бабай аларга бирәчәк.
Яңа елны һәркем яңа өметләр, зур ышаныч белән көтеп ала, үтеп киткән елның истәлекле минутларын искә төшерә, алдагы елның да бәхет-шатлык китерәчәген юрый, моны бик тели. Нинди генә яшьтә булуына карамастан, һәр кеше йөрәгенең түрендә Кыш бабайның барлыгына ышана. Бу бәйрәм безне туганнарыбыз, дусларыбыз белән очраштыра. Шуңа да һәркем өчен кадерле дә, якын да ул, Яңа ел!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса