Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Ватаныбыз киләчәге ышанычлы кулларда

Питрәч балалар һәм яшүсмерләрнең комплекслы спорт мәктәбендә Ватанны саклаучылар көненә багышланган традицион хәрби-патриотик уеннар үтте.

Уеннарга барлыгы 16 мәктәп һәм ПЛ-93 командасы җыелды. Аҗаган уеннары үзәк мәйданда башланып китте. Биредә взводлар маршка атлау осталыкларын күрсәтте. Взвод командирлары район хәрби комиссары, подполковник Владимир Гузичка хәрби-патриотик уеннарга әзер булулары хакында рапорт бирде. Соңыннан һәр взвод марш атлап, мәйданнан үтте, жюри аларны бәяләде.
Булачак Ватанны саклаучыларны бәйрәм белән Владимир Гузич, яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Илдар Бикмөхәммәтов, район ветераннар советы рәисе Дания Камалиева һәм сугышчы-интернационалист Николай Болонкин сәламләде.
Чараны ачу тантанасыннан соң взводлар бәйге үткәрү урыннарына таралышты. Пневматик мылтыктан ату ярышында иң төгәл атучы Ленино Кокушкинодан Тимур Фәтхуллин булды, 2 нче урында Шәледән Инсаф Сөнгатуллин, 3 нче урында Колайдан Данил Афанасьев. Кызлар арасында иң яхшысы 1 нче мәктәптән Алена Дмитриева, Колайдан Алена Глянцева 2 нче урында, Чыты кызы Ләйсән Бикмуллина 3 нче урынга чыкты.
АКМ автоматын сүтеп-җыюда 1 нче мәктәп укучысы Евгений Волостновка тиңнәр булмады. 2 нче урында Иске Шигалидан Радик Камалетдинов, 3 нче урында Күннән Ирек Мөхетдинов.
Колайдан Данил Афанасьев перекладинада иң күп тартылучы булды. 2 нче урында Шәледән Илназ Хәмзин, 3 нче урында Богородскидан Фәнис Сафин.
Гер күтәрүдә Шәледән Айрат Миңнебаев җиңде. 2 нче урында Чыты егете Булат Галәветдинов, 3 нче урында Керәшен Сәрдәсеннән Николай Ермолаев.
Кызлар арасында идәннән күтәрелүдә 1 нче урынны Шәледән Гөлүсә Сираҗетдинова алды. 2 нче урында 1 нче мәктәптән Анастасия Харченко, 3 нче урынга Богородскидан Анастасия Логинова чыкты.
Инде икенче тапкыр "Аҗаган" уеннарында йөзү ярышлары да үткәрелә. Ул бассейнда уза. Биредә егетләр арасында 1 нче урынны Кощактан Владислав Барабанщиков, 2 нче урынны Шәледән Фәнил Дәүлиев, 3 нче урынны Керәшен Сәрдәсеннән Николай Николаев алды.
Кызлар арасында иң яхшы күрсәткечләргә Шәледән Адилә Яруллина иреште, 2 нче урында Керәшен Сәрдәсеннән Марина Николаева, 3 нче урында Богородскидан Анастасия Логинова.
Шәфкать туташлары бәйгесендә 1 нче мәктәп укучысы Алина Тяжелова җиңде, 2 нче урында Колайдан Алена Глянцева, 3 нче урында Ленино-Кокушкинодан Алена Миронова.
"Тарих сәхифәләре" бәйгесендә 1 нче урынны Керәшен Сәрдәсеннән Павел Семенов, 2 нче урынны 1 нче мәктәптән Владислав Дудкин, 3 нче урынны Ленино-Кокушкинодан Артем Фидулов алды.
Аҗаган барышын редакторлар "Сугышчан бит"тә күрсәтеп барды. Биредә иң яхшысы 1 нче мәктәптән Рената Кафеева эшләде. 2 нче урында 2 нче мәктәптән Мария Андреева, 3 нче урында Чытыдан Гөлфинә Галиәскәрова.
Барлык бәйгеләр тәмамланганнан соң хөкемдарлар нәтиҗәләрне берләштерде. Икече ел рәттән "Аҗаган" уены җиңүчеләре булып 1 нче мәктәп командасы калды (тренер-укытучы Сергей Максимов). 2 нче урында Шәле командасы (Айрат Низамов), 3 нче урында Ленино-Кокушкино укучылары (Илдар Галиәхмәтов).
Барлык җиңүче командалар да оештыручылардан бүләккә пневматик мылтык алды. Ә җиңүче командага бәйге кубогы тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса