Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

“Ватаныма тугры булырга ант итәм”...

Кораллы Көчләр сафына алынган граждан тантаналы рәвештә присяга кабул иткәннән соң чын солдатка әверелә.

Һичшиксез, бу солдатның үзе өчен генә түгел, ә аларның ата-аналары, шулай ук хәрби часть җитәкчелеге өчен дә җаваплы, мөһим вакыйга. Питрәч районы делегациясенең берничә ел рәттән әлеге тантаналы чарада катнашулары да очраклы түгел. Бу юлы Самара өлкәсе Мирный һәм Новый Буян поселокларында урнашкан хәрби частька солдатларның ата-аналары гына түгел, ә район вәкилләре: район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Фәсхетдинов, район хәрби комиссары Владимир Гузич, мәгариф бүлеге башлыгы Азат Шәйхисламов һәм яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Виктор Курмышов барды.

Район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге башлыгы Виктор Курмышов билгеләп үтүенчә, бүгенге көндә әлеге хәрби частьта 24 питрәчле хәрби бурычын үти, шуларның 16сы элек чакырылганнар. Бу юлы көзге чакырылышның икенче төркеме белән китүчеләр присяга кабул итте.

Мөгаен, шуны билгеләп үтәргә кирәктер, егетләрнең бер җирлектән, бу очракта, безнең районнан, бергәләп хезмәт итүләре аларның үзләре өчен дә, хәрби часть өчен дә кулай һәм отышлы. Бу яшь солдатларга барлык авырлыкларны җиңеп чыгарга ярдәм итә.

- Бу частьта хезмәт итү шартлары яхшы, - ди Виктор Курмышов. - Казармаларда уңайлы, җылы, спорт җайланмалары урнаштырылган. Кыскасы, үзеңне яхшы хис итү өчен барысы да бар монда. Сүз уңаеннан, ата-аналар боларның барысын да үз күзләре белән күрде, аңлавымча, алар мондагы шартлардан канәгать калды. Присяга кабул итү вакыты бик кыска булды, шулай да бик дулкынландыргыч иде. Без плацка тантаналы рәвештә байрак алып чыгуның шаһитләре булдык. Аннары хәрби хезмәткә алынучылар атлап узды, алар хәрби присяга текстын укыды. Шуннан соң аларның һәрберсе хәрби бурычын лаеклы үтәүче чын солдатларга әверелде, - дип билгеләп үтте Виктор Федорович.

Ата-аналар арасында присяга кабул итү чарасына Рушан Бикбовның да әти-әнисе килгән иде. Алсу Бикбова әйтүенчә, присяга кабул итү вакыты бик дулкынландыргыч һәм җаваплы булган. Алар казармада булганнар, солдатларның хезмәт итү шартлары белән танышканнар.

- Безнең өчен иң мөһиме, монда аңа ошый, - диде Алсу Бикбова. - Хезмәт итү өчен барлык шартлар да тудырылган. Ул кыенлыкларыннан зарланмады. Шуңа да безнең күңелебез тыныч.

Тантаналы рәвештә присяга кабул итү чарасы истәлеккә фотога төшү белән тәмамланды. Аннан соң егетләргә вакытлыча чыгуга рөхсәт бирделәр. Ни генә дисәң дә, ата-аналар хәрби частька көн саен килми бит.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса