Яңартылган Шәле мәктәбе ишекләрен ачты
Белем көне - 1 сентябрьгә хәтле әле ярты ай вакыт бар, шулай да тулысынча яңартылган Шәле авылының башлангыч белем бирү мәктәбе инде үзенең ишекләрен ачты. Ул - Татарстан республикасының 30 елдан артык төзекләндерү күрмәгән мәктәпләренә капиталь ремонт ясау буенча зур күләмле программага кергән мәктәпләрнең берсе иде. Быел әлеге программа республика...
"Мәктәп ул шундый серле йорт - аңа 7 яшьтә керәсең, 17дә чыгып китәсең, ә калган гомерең шул мәктәпне сагынып үтә. Ә бу яңа мәктәп бигрәк тә сагынырлык булачак", - ди мәктәпне ачу тантанасына кунак булып килгән сатирик язучы Камил Кәримов. Ул үзе дә кайчандыр шушы мәктәпне тәмамлаган. Тик ул вакыттагы иске агач мәктәпне хәзергесе белән чагыштырырлык та түгел, ди ул. Чыннан да, капиталь ремонттан соң 45 еллык тарихы булган иске мәктәп танымаслык үзгәргән. Капиталь ремонт программасы кысаларында мәктәпнең түбәләре, тәрәзәләре, ишекләре алыштырылган, инженерлык челтәрләре, мәктәпкә керү урыннары һәм санитар узеллар тиешле дәрәҗәгә китерелгән. Мәктәпкә капиталь ремонтны тәҗрибәле "Универсал фирмасы" эшчеләре ясаган. Программа кысаларына кермәгән күп кенә төзекләндерү эшләре район хакимияте һәм иганәчеләр ярдәме белән башкарыла. Шунысы игътибарга лаек, мәктәптә укыячак балаларның әти-әниләре һәм хәтта әби-бабайлары да бу эштән читтә калмый. Укытучылар һәм укучылар үзләре дә бик актив катнаша. Шуңа күрәдер инде, уртак эшнең нәтиҗәсен күрер көн дә бераз алданрак килеп җитте: 11август көнне бөтен уңайлыклары булган, яңартылган Шәле авылы мәктәбен ачу тантанасы булды. Бәйрәмдә Татарстан Республикасының төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министры Ирек Фәйзуллин, Питрәч муниципаль район башлыгы Шәйхулла Насыйбуллин катнашты. Үзләренең чыгышларында алар Шәле авылы мәктәбенең элек-электән данлыклы булуын билгеләп уздылар. Яңа мәктәптә укыячак балаларга да киләчәктә җиңүләрнең тагын да күбрәк булуын теләделәр. Шулай ук әлеге зур эштә аеруча актив булган төзүчеләрне һәм күп еллар буе шушы мәктәптә укыткан укытучыларны да игътибарсыз калдырмадылар. "Фирма Универсал" ҖЧҖ малярлар бригадасы бригадиры Римма Ризванова һәм балта осталары бригадасы бригадиры Рөстәм Исраилов ТР Төзелеш, архитектура һәм ТКХ министрлыгының рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Шушы мәктәптә белем бирүче укытучыларга: Илфәния Таҗиева, Минзилә Гайсарова һәм Венера Галиуллинага район башлыгы мактау грамоталары тапшырды.
Ә шушы мәктәптә укыячак балалар исә мәктәпне ремонтлауга өлеш керткән һәрбер кешегә үзләренең шигырьләре аша рәхмәтләрен җиткереп, тырышып укырга сүз бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа