Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Көн темасы Газета

Яхшы азык - терлекләрне уңышлы кышлату нигезе

Көзге кыр эшләре ахырына якынлаша. Басуларда тракторлар һәм башка техника гөрелтесе акрынлап тына бара. Начар һава шартлары булуга карамастан, авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре басуларда, ындыр табакларында, азык складларында һәм башка участокларда яхшы хезмәт куйды.

Колай азык әзерләүчеләре силос салуга сентябрь ахырында керештеләр һәм инде соңгы гектарларда кукурузны җыялар.
- Безнең хуҗалыкта барлыгы 950 баш мөгезле эре терлек бар, - диде терлек азыгы җитештерү буенча агроном Рәмзил Вәлиев. - Терлекләрне кышлату уңышлы булсын һәм продуктивлылык кимемәсен өчен, авыл хезмәтчәннәре көче белән җитәрлек азык әзерләнде.
6шар мең тонна сенаж һәм силос салынды, 1 мең тонна печән һәм 1,5 мең рулон салам әзерләнде. Бу узган ел белән чагыштырганда бер ярым тапкырга күбрәк.  
Еш яуган яңгырлар башка кыр эшләре барышын тоткарласалар да, кукуруз өчен һава торышы уңай булды.
Басулар "патшабикәсен" барлыгы 300 гектарда чәчтек, тагын 80 гектарны орлыкка калдырдык. Тиздән суктыруга керешәчәкбез.
Сезон дәвамында басуларда тырышып эшләгән, ә хәзер, начар һава шартларына карамастан, терлек азыгы әзерләүне уңышлы башкарып чыккан механизаторларыбыз, машина йөртүчеләребез көнгә 700әр тонна азык әзерлиләр.


"Полесье" һәм "Ягуар" комбайннарында безнең тәҗрибәле механизаторлар – Тольк Рәҗәпов һәм Илфат Мөхәммәтшин эшли. Ашлык ташуга биш КамАЗ җәлеп ителгән. Машина йөртүчеләр Айрат Бәйрәмов, Евгений Домалазов, Артем Вәлиев, Илнар Хәйруллин һәм Рамил Кәбиров авыл хуҗалыгында беренче генә көн түгел, тупланган тәҗрибә ярдәмендә үз эшләрен яхшы башкаралар.
МТЗ-1221 тракторларында Раушан Рәҗәпов һәм Виктор Мутных эшли.
Силос базында, трамбовкалауда К-744 тракторында аталы-уллы Хәетбай һәм Улугбек Досчановлар һәм К-701 тракторында Евгений Семенов эшли.
Азык әзерләүчеләрнең эш көне иртәнге сәгать 6да башлана һәм кичке сәгать 9да тәмамлана. Алар кырлардан азыкны мөмкин кадәр тизрәк җыеп алырга телиләр.
- Быел кукуруз яхшы үсте, - ди районның алдынгы механизаторларының берсе Тольк Рәҗәпов, - шуңа күрә урып-җыю да җиңел. Ул начар булганда, урып-җыю катлаулырак. Үзем чәчтем, эшкәрттем, хәзер көнгә 15-20 гектарда урып-җыям. Техника җитәрлек, тоткарлыксыз эшлибез.
Евгений Домалазов белән Артем Вәлиев җирле егетләр, инде күптәннән туган авыл хуҗалыгында хезмәт куялар. Элек икесе дә механизатор булып эшләгән, хәзер алар КамАЗ шоферлары.
- Масса әйбәт чыга, шуңа да машиналарыбызның кузовы да тиз тула. Терлек азыгы складына кадәр ерак түгел, уртача унга якын рейс ясыйбыз, кайчагында 15-17 рейс та була.
Дөрес, хәзер яңгырлардан соң басуларда йөрү авыр. Әмма без, авыл халкы, моңа инде күнеккән. Соңгы гектарлар гына калды, шуңа кәеф тә күтәренке, - диләр шоферлар.

Районда кукуруз барлыгы 2034 гектар мәйданда чәчелгән, бүгенге көнгә 1684 гектарда җыеп алынган. 25849 тонна силос әзерләнгән. "Ак Барс Питрәч" ҖЧҖ, "Агролак" ҖЧҖ, "Агроторгсервис" ҖЧҖ һәм А.Р.Муллагалиев КФХ силос әзерләүне тулысынча төгәлләделәр, "Рацин-Шәле" ҖЧҖдә соңгы гектарлар кала.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса